Бу юлы бәйге поселокның Калмаш елгасы буенда узды. Анда Чишмә районыннан һәм Уфа шәһәреннән 19 кыз һәм малай катнашты.
Иң кечкенә балыкчы Матвейның камышлар арасыннан кепкасы гына күренә. Аңа әле дүрт кенә яшь һәм ул үз гомерендә икенче тапкыр гына балык тотарга килгән. Әлегә аның өчен кармакны әтисе Максим сала.
– Матвей табышны команда булу белән үзе ярга чыгара. Бик җитез малай ул, – дип улына карап елмая Максим.
Ә Лилия ирексездән балыкчы булып киткән – иренең һәм ике улының өчесенә бер мавыгу, алар кышын да, җәен дә балыкка йөрергә ярата.
– Хәзер инде мин дә аларга иярдем. Матур табигать, тынлык, гаиләм янәшәдә, балалар эш белән мәшгуль, бәхет өчен тагын ни кирәк, – ди Лилия горурлыгын яшермичә гаиләсенә карап.
Ә Ярослав Авдонин фестивальгә тәүге тапкыр һәм бер төркем ярдәмчеләре белән килгән – аның өчен туганнары компаниясе җан атып торды.
– Улым биш яшеннән үк балык тота башлады. Спиннингка килограммнан артык авырлыктагы чуртан тотканы бар. Балыкка бару өчен җәй көннәрендә иртәнге дүрттә дә торырга риза. Ярослав балыкны тотарга гына ярата, әтисе кебек, балык итенә исе китми, – дип сөйләде аның турыда әнисе Анастасия.
Балык тотканда игътибар тупларга, ихтыяр көчен ныгытырга өйрәнәсең, ә әлеге сыйфатлар шәхес буларак үсүдә мөһим роль уйный. Бу сезгә гаджет тотып утыру гына түгел!