Чишмэ
+11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Җан кушуы буенча һөнәр

8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Җан кушуы буенча һөнәр
Җан кушуы буенча һөнәр

Бу җиңел һөнәр түгел, чөнки һәркем чит кеше янына барып ярдәм итә, хәленә керә һәм шул ук вакытта социаль хезмәтләр күрсәтә алмый. Шуңа күрә социаль хезмәткәрләрнең күбесе әлеге һөнәрне күңел кушуы буенча сайлый.

Чишмәдә яшәүче Филүзә Юлдашеваның бу өлкәдә эшли башлавына быел 22 ел булган, иңнәрендә зур тормыш тәҗрибәсе бар. Социаль хезмәт алучыларга ул яратып «минем әбиләрем» ди.

– Балачактан ук өлкән яшьтәге кешеләр яныннан ярдәм итмичә үтеп китә алмый идем.

Хәзер минем карамакта 15 кеше бар, аларның күбесе сәламәтлекләре начар булу сәбәпле өйләреннән чыга алмаган өлкәннәр. Мин алар янына, гадәттә, атнага ике тапкыр киләм. Кайберләре белән озак еллар эшлим инде. Алар хәтта минем, балаларымның, иремнең туган көннәренә кадәр беләләр, беркайчан да котларга һәм җылы сүзләр әйтергә онытмыйлар. Балаларым Артем белән Радмилага күчтәнәчләр җибәрәләр. Аларны үз сабыйлары кебек күрәләр. Белен пешерсәләр дә: «Суынганчы тизрәк балаларга алып кайт» дип бирәләр. Минем әбиләремнең барысы да гаҗәеп кешеләр, һәрберсенең кызыклы язмыш тарихы бар. Аларны югалтуны авыр кичерәм, бакыйлыкка күчкән һәркемне хәтерлим, – ди ул.

Кибеткә азык-төлеккә яки даруханәгә бару, утка-газга түләү, өй җыештыру, ашарга пешерү – бу социаль хезмәткәрләр башкарган эшләрнең тулы исемлеге түгел әле. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесенең эч серләрен бушатып сөйләшеп утырасылары килә, ә кайберәүләрнең социаль хезмәткәрдән башка сөйләшер кешеләре юк.

– Ирем дә читтә калмый, һәрьяклап ярдәм итә. Ир-ат көче кирәк булса, һәрвакыт булышырга әзер. Мәсәлән, кран яки башка әйбер ватылса – төзәтергә, счетчик куярга. Кайвакыт пенсионерлар янына ял көннәрендә, хәтта төнлә дә барам – алар теләсә кайсы вакытта шалтыратырга мөмкин, чөнки төрле хәлләр була, – ди Филүзә Фаил кызы.

Бүгенге көндә Чишмә районында 20 социаль хезмәткәр бар, шуларның дүртесе поселокта эшли. Барысы да «Радуга» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре. Алар район буенча 385 кешене карый.

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның ун гаиләсенә хезмәтләр күрсәтелә.

– Безнең оешма Рәсәй Федерациясе законнары нигезендә мохтаҗ дип танылган гражданнарга өйдә социаль ярдәм күрсәтә. Узган елда 51 меңнән артык хезмәтләр күрсәтелде. Безнең оешмада үз эшенең белгечләре эшли. Алар ярдәмчел, җаваплы, көч-куәте ташып торган кешеләр. Алар арасында Хезмәт министрлыгыннан һәм район хакимиятеннән Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары алучылар бар, – ди социаль эш буенча белгеч Айгөл Галиева.

– Кадерле социаль хезмәткәрләребезгә кайгыртучанлыклары, игътибарлы, игелекле һәм шәфкатьле булганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Алар олы җанлы кешеләр. Тормышта таянычсыз калган кешеләргә ярдәм итәләр, – дип рәхмәт сүзләрен белдерде «Радуга» социаль үзәгенең Чишмә районы буенча бүлегеннән хезмәтләр алучы, беренче төркем инвалид Альберт Гомәров.

 

Җан кушуы буенча һөнәр
Җан кушуы буенча һөнәр
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в