Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сәләтсез балалар юк

Пионерлар һәм укучылар йорты залында сәләтле балалар слеты үтте. Анда бөтенрәсәй, республика олимпиадаларында, фәнни-гамәли, халыкара конкурсларда һәм спорт ярышларында зур уңышларга ирешкән 47 укучы чакырылды.

Сәләтсез балалар юк
Сәләтсез балалар юк

Сәләтле, белемле һәм спорт ярышларында җиңү яулаган укучыларга аеруча зур казанышлары өчен дипломнар һәм грамоталар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының төбәк этабы призерларын, финалистларны, республика конкурсларында җиңүчеләрне сәламләүдән башланды.

Бар тырышлыкларын салып укучыларына белем биргән педагогларга да бик күп җылы сүзләр әйтелде, чөнки балалар алардан башка җиңүгә ирешә алмаслар иде.

– Ун яшемнән бокс белән шөгыльләнәм, һәм гомеремне спортның әлеге төре белән бәйләргә телим. Тренерым Алексей Исхаковка сабырлыгы һәм миңа белем биргәне өчен рәхмәтлемен, – диде Данила Романов.

Ул 15 яшендә бокс буенча өлкәннәр разряды алган. Ә 2023 елда Башкортстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңү яулаган, «Динамо» җәмгыятенең йөз еллыгына багышланган ярышларда катнашкан, шулай ук Оренбургта үткән бөтенрәсәй ярышларында җиңүгә ирешкән. Данила спорт мастерлыгына кандидат булган һәм Башкортстанның җыелма командасы составына кергән.

Гимназия укучысы Алексей Панин яхшы укуы, мәдәният чараларында актив катнашуы, күп тапкырлар бөтенрәсәй һәм халыкара конкурсларда җиңүе, Гран-при алуы өчен Башкортстан Респуб-ликасы Башлыгы Радий Хәбиров стипендиясенә лаек булды.

Полина Жукова, Алия Хисамова, Дилара Даянова, Азалия Карачурина, Руслана Хәсәнова һәм Карина Исхакова да район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров стипендиатлары булдылар.

– Баланың сәләтен үстерүдә укытучыларның һәм остазларның зур роль уйнавы турында онытмаска кирәк. Нәкъ алар балаларга белем бирә, үсешкә һәм казанышларга юл ача. Хөрмәтле педагоглар, сезгә сабыр булуыгыз, һәр баланың сәләтен күрә белүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сәләтле балалар слетында катнашучы хөрмәтле укучылар, киләчәктә сезне җиңүләр һәм казанышлар, ачышлар һәм яңа үрләр көтүенә ышанабыз. Сезнең белән горурланабыз! Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калды, җәйге ялларыгыз күңелле үтсен. Сезне уку елын уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм, – диде район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сәламләү сүзе белән чыгыш ясап.

– Оныгым Валерия дүрт ел инде йөзү белән шөгыльләнә. Беренче өлкәннәр разрядына ия, ул республика ярышларында катнашканы бар. Татарстанда, Санкт-Петербургта чыгыш ясады. Аның белән горурланам һәм аның сәләтен бәяләүләренә шатмын, – диде оныгын котлау тантанасына килгән картәтисе Валерий Андреев.

Укытучылар, ата-аналар, районның яшь «йолдызчыкларына» сокланып карадылар. Чөнки сәләтле һәм тырыш, ярышларда катнашып җиңү тәмен тойган балалар булганда, районның киләчәге өчен тыныч булырга мөмкин.

Сәләтсез балалар юк
Сәләтсез балалар юк
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: