Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Максат – чишелеш табу һәм ярдәм итү

Чишмәдә районара «Гаилә» үзәге хезмәте контролендә 80 гаилә бар, ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында социаль яктан имин булмаган хәлдә дип танылган 24 гаилә белән эш алып барыла.

Максат – чишелеш табу һәм ярдәм итү
Максат – чишелеш табу һәм ярдәм итү

Махсус хәрби операция башланганнан бирле 18 гаилә әгъзасы консультация сорап мөрәҗәгать иткән.

Без бер-беребезгә еш кына «Гаиләң нихәлдә?», «Эшләр ничек?» дигән сорау бирәбез, чөнки бу безнең тормышыбызны тәшкил итүче төшенчәләр. Кәефнең нинди булуы, яшәү өчен көч табу, үз-үзеңне ничек хис итү, сәламәтлек, тәрбия, белем барысы да гаиләдән башлана, ә гаиләләр төрле була. Кемнеңдер гаиләсендә тынычлык һәм татулык булса, кайберәүләрдә көнкүреш фронттагы шартларга охшаш. Ир белән хатын бәхәсләшүне тыныч юл белән тәмамлый белми яки балалары белән уртак тел тапмый икән, кая барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Бу очракларда аларга «Гаилә» үзәге белгечләре ярдәмгә килә ала.

Районда бу хезмәтнең 2018 елның 1 февраленнән бирле эшләвен билгеләп үтик. Кемдер бу турыда белә, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәне дә бар, ә кемнеңдер ишеткәне дә юктыр, бәлки. Бу хезмәт белән якыннанрак танышып китик.

– Безнең төп бурыч – имин булмаган гаиләләрне иртәрәк ачыклау, гаиләдәге ямьсез күренешләрне кисәтү. Безнең хезмәт мөрә-җәгать иткән гражданнарга, шулай ук педагогик, психологик, юридик һәм социаль ярдәм тәкъдим итә. Бу хезмәтләрнең барысы да бушлай күрсәтелә. Безгә проблемалары булган һәр гражданин мөрәҗәгать итә ала. Бу туганнарын һәм якыннарын югалткан, ялгыз калган, физик яки психик көчләүгә дучар ителгән, инвалид балалары булган гаиләләр, авыр тормыш хәлендә калган ялгыз аналар, йөкле хатын-кызлар, шул исәптән балигъ булмаганнар. Без теләсә кайсы категория гражданнар белән эшлибез, беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмыйбыз, – дип аңлата социаль эш буенча белгеч Светлана Криворучко.

«Гаилә» хезмәте даими рәвештә торак пунктларга, гаиләләргә бара. Мобиль бригада составында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, полиция, опека бүлеге, Гадәттән тыш хәл-ләр министрлыгы, дәваха-нә вәкилләре бар.

– Балаларның тормышын җайга салу өчен мөмкин кадәр тизрәк карар кабул итәргә кирәк булган очраклар булды, без гаиләдә көч куллануны яки ата-ананың эчкечелек белән шөгыльләнүен күргән гражданнар хәбәр итүе буенча ашыгыч рәвештә һәм кичекмәстән барып җитәбез, – дип сөйли социаль хезмәткәр Светлана Алексеевна.

Моннан тыш, «Гаилә» үзәге психологы Лиана Гыйльманова депрессия, курку, ялгызлык, аерылышу, көч куллану һәм гаиләдәге кризис кебек проблемаларны, балалар һәм ата-аналар арасындагы низагларны җайга салырга тырыша.

2019 елда «Гаилә» үзәгендә тагын бер мөһим белгечлек – гаилә медиаторы барлыкка килде, ул гаиләне саклап калуда катнаша, хәтта бер як катгый каршы булганда да ир белән хатынга уртак тел табарга ярдәм итә.

Социаль хезмәт өс һәм аяк киемнәре, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итүне дә үз өстенә ала.

– Безнең хезмәт даими рәвештә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Игелек бумерангы», «Якыныңа ярдәм ит», «Сабын бумы» кебек акцияләр үткәрә. Мондый акцияләр игелекле һәм мөһим эш кенә түгел, ә социаль тәҗрибә һәм районда хәйриячелек үсеше дә, – дип билгеләп үтте социаль хезмәткәр.

2022 елдан «Гаилә» хезмәтендә төрле яшьтәге балаларга «Үсеш территориясе» мәйданчыгы ачылды, дәресләрне логопед һәм социаль өлкәдә реабилитация буенча белгечләр үткәрә.

Районда «Гаилә» үзәгенең адресы: Чишмә поселогы, Киров урамы, 19, телефон – 8 (34797) 2-26-55. «Ышаныч телефоны»ның кайнар линиясе: 8-800-347-5000.

Максат – чишелеш табу һәм ярдәм итү
Максат – чишелеш табу һәм ярдәм итү
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: