Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мавзолейга сәяхәт

Шушы көннәрдә поселокның Тарих-туган якны өйрәнү музеена «Мәктәп туризмы» республика программасы буенча туристлар – Уфаның 5нче лицееннан сигезенче сыйныф укучылары килде.

Мавзолейга сәяхәт
Мавзолейга сәяхәт

Балалар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде. Укучылар умартачылык белән таныштылар. Башкорт хал-кының борынгыдан килгән кәсебе белән танышу өчен балаларга осталык классы оештырылды. Пионерлар һәм укучылар йорты карамагындагы техник иҗат бүлегенең өстәмә белем бирү педагогы Ринат Рәхимов балаларга бал кортлары, алар җитештергән продуктлар ту-рында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Практик өлештә укучыларга берничә тәҗрибә күрсәтелде.

Мәсәлән, чын балны ялганыннан аерырга өйрәттеләр. Шул рәвешле, балалар бу тармак турында сөйләшү форматында тәүге белемнәр алдылар һәм бал кортлары белән «дуслаштылар».

– Без башкорт балының дөньядагы иң сыйфатлы бал булуын белә идек, ә бүген умарта төзелешен күрдек, нинди бал кортлары булуын, балавызның ничек барлыкка килүен белдек, балдан авыз иттек. Бик кызыклы булды, – дип сөйләде безгә Уфа укучысы Әлфия Миңнебаева.

Балалар хәрби хезмәткәрләребез өчен балавыздан шәмнәр ясарга өйрәнделәр, музей экспонатлары һәм җиңү көненә багышланган күргәзмә белән таныштылар.

Моннан тыш, сигезенче сыйныф укучылары районның Хөсәенбәк мәчете, Изге Успение чиркәве кебек истәлекле урыннары буенча экскурсиядә булдылар. Ә Турахан кәшәнәсенә бару аларда аеруча тәэссоратлар калдырды. Экскурсовод Дарья Зарипова укучыларга бу урынның тарихы турында сөйләде.

– Бу урын үзендә күпме сер саклый. Кәшәнә борынгы архитектура гына түгел, ә бөек тарихның бер өлеше, мин бирегә килүемә бик шатмын. Безгә шулай ук калкулыктагы күренеш ошады, тирә-юньдәге чисталык таң калдырды. Кәшәнә янында гаҗәеп энергетика бар! – дип фикере белән уртаклашты Ульяна Гәрәева.

Ә соңыннан район кунаклары Җиңү паркында булдылар, анда «Ми-24К» вертолеты янында фотога төштеләр.

 

Мавзолейга сәяхәт
Мавзолейга сәяхәт
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: