Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Ябалакны коткару тарихы

Фото буенча озын койрыклы соры ябалакны танырга мөмкин. Алар кеше яшәгән урыннарга азык эзләп килә.

Ябалакны коткару тарихы
Ябалакны коткару тарихы

Мин сезнең белән уртаклашырга теләгән хәл Чишмә гимназиясендә булды.

Электән килгән гадәт буенча «Зарница» уздырган көнне ата-аналарның телефоны сафта йөрү темаларына караган  гына түгел, ә чын ябалак төшерелгән кадрлар белән дә тулды. «Укытучылардан сюрприз», – дип уйладылар күпләр, ләкин алай түгел икән бит... Миңа бу турыда чын дөресен уку йорты директоры Румия Фоат кызы Гайнанова сөйләде:

– Безнең завуч, Юрий Воробьев, мәктәп территориясен көн саен йөреп, карап чыга. Бу  иртәдә ул каргаларның нәрсәгәдер аяусыз һөҗүм итүен күреп кала. Якынрак килгәч, ул аның ябалак булуын күрә һәм бу хәлне видеога төшереп ала. Ябалакның, ерткыч кош булуына карамастан, һөҗүм итүчеләргә каршы тора алмавы гаҗәпләндерә. Юрий Владимирович канатлы кунакка ярдәм кулы сузарга була. Бу фотоларны ул төшергән. Ул балалар белән кошка су биргән һәм тынычрак урынга ябып куйган. Ә кич җитүгә аны исән-имин килеш иреккә чыгарып җибәргәннәр, ябалак үзен бик яхшы хис иткән.

Фото буенча озын койрыклы соры ябалакны танырга мөмкин. Алар кеше яшәгән урыннарга азык эзләп килә.

Ябалакны коткару тарихы
Ябалакны коткару тарихы
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: