Чишмэ
+12 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
28 Апреля 2023, 05:47

Диананың хыялы тормышка ашты

Күптән түгел Уфада «Талантлар орбитасы» фонды тарафыннан үткәрелгән «Red Stail Fest» Халыкара конкурс-фестивальдә 25 чишмәле дә катнашты.

Диананың хыялы тормышка аштыДиананың хыялы тормышка ашты
Диананың хыялы тормышка ашты

«Фортепиано» инструменталь жанрында югары бүләк – Гран-при алган Чишмә балалар сәнгать мәктәбе укучылары Диана Япарова белән Ева Шавлохованы билгеләп үтәсем килә.

– Кызлар «Талантлар орбитасы» фондының бер генә бәйгесен дә калдырмадылар. Музыкаль әсәрне эчке тойгыларсыз, коры гына да уйнарга мөмкин, ә инде сәнгать образына туры китереп төрлеләндерсәң, үзгәртә белсәң, композиция фортепиано клавишаларыннан үзеннән-үзе агыла, – дип сөйли кызларның фортепиано буенча укытучысы Илона Яхина.

– Бәйгегә барыр алдыннан музыка мәктәбендә укуым тәмамланып килүен, мондый чыгышларның башкача булмаячагын аңладым. Укытучыбыз Илона Викторовнаның авырып китүе һәм безнең белән бара алмавы да борчылулар өстәде. Мин башкорт композиторы Айрат Кәримовның «Элегия» пьесасы белән чыгыш ясадым. Җиңүчеләр игълан ителгәч нинди хисләр кичерүемне сүзләр белән генә аңлатып бирерлек түгел. Конкурс онлайн-трансляция белән барды, барлык туганнарым карап, минем өчен җан атып тордылар, шуңа күрә шатлыгым, аларның хисләре белән кушылып, икеләтә артты, – ди сигезенче сыйныф укучысы Диана Япарова.

Кыз бу җиңүнең күптәнге хыялы булуы турында сөйли.

– Сәнгать мәктәбен ташлыйсы килгән вакытлар да булды, берни дә килеп чыкмый кебек тоелды. Алтынчы сыйныфта укытучым мине халыкара бәйгедә катнашучылар исемлегенә кертте. Бу минем зур сәхнәдә, зур рояль артында беренче чыгышым булды. Анда беренче урын алдым һәм арытаба шөгыльләнү өчен үземдә көч һәм мөмкинлек булуын тойдым. Шуннан соң Пенза, Мәскәү, Екатеринбургта үткән фестивальләргә бардым, анда да беренче урыннар алдым. Ләкин һәрвакыт иң зур бүләк – Гран-при яулау турында хыялландым, – дип искә ала Диана.

Әлеге бәйгедә сәнгать мәктәбендә укучы башка балалар да актив катнашкан, алар да югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр.

«Ахирәтләр» татар биюе белән «Бию феериясе» коллективы, «Шаян кыз» һәм «Оҗмах кошы» биюләрен башкарган Ангелина Шакирова һәм «Егет» башкорт халык биюе белән чыгыш ясаган Илназ Байков беренче дәрәҗә лауреат булганнар.

Татар һәм рус биюләре белән чыгыш ясаган «Reverans» коллективы исә икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат исеме алган.

Алексей Панин һәм Анна Катькало – беренче, ә Артем Борисенко икенче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнгән.

Аларның сәләтен ачарга, үз көчләренә ышанырга ярдәм иткән укытучылары Илона Яхина, Айрат Байматов, Гөлнара Рәхимова һәм Карина Мостафинадан башка балалар мондый югары казанышларга ирешә алмаслар иде.

Диананың хыялы тормышка ашты
Диананың хыялы тормышка ашты
Автор:Элина Школьная
Читайте нас