Чишмэ
+19 °С
Ясно
Безнең тирә-як мохит
31 Марта 2023, 07:29

Чишмә укучылары беренчеләр арасында

Чишмәдә «Беренчеләр хәрәкәте» («Движение Первых») яки Рәсәйнең балалар һәм яшьләр хәрәкәте үсеш ала. Шушы көннәрдә 5нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары да алар сафына керделәр.

Чишмә укучылары беренчеләр арасындаЧишмә укучылары беренчеләр арасында
Чишмә укучылары беренчеләр арасында

«Беренчеләр хәрәкәте» 2022 елның 18 декабрендә үсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм «Рәсәйнең традицион рухи һәм әхлакый максатлары нигезендә» дөньяга караш формалаштыру өчен оештырылган. Аның кураторы – РФ Президенты. Хәрәкәт бүлекчәләре илнең һәр муниципалитетында ачыла, һәр мәктәптә башлангыч ячейкалар оештырыла. Безнең районда алар алтау. Бишенче мәктәптән тыш,бу атнада Әмин, Бишкәҗә, Енгалыш, Новотроицки мәктәпләре, гимназия һәм Чишмә поселогының 1нче мәктәбе дә алар сафына кушыла.

Әлеге хәрәкәтне оештыру турындагы закон проекты Дәүләт думасына В. И. Ленин исемендәге бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгы көнендә кертелде. Оешмага алты яшьтән кабул итәләр, мәктәпне яки колледжны тәмамланганчы аның сафында булырга мөмкин. Теркәлү рәсми сайтта мөстәкыйль рәвештә уза.

17 мартта Благовещен шәһәрендә балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Поехали» форумының төбәк этабы узды. Чишмә районыннан «Движение Первых» юнәлеше буенча 5нче мәктәпнең 6-10нчы сыйныфыннан 12 актив укучы һәм аларның остазлары – Чишмә районы мәктәпләре директорларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү һәм тәрбияләү буенча киңәшчеләренең муниципаль координаторы Лилия Ганиева һәм 5нче мәктәп директорының тәрбия эше буенча киңәшчесе Айгөл Михайленко катнашты.

Сәяхәттән кайтканнан соң балалар дусларына әлеге хәрәкәт турында сөйләделәр, тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Форумда «Физик культура» юнәлешен тәкъдим иткән 9нчы сыйныф укучысы Илья Борисов барлык хисләрне сүзләр белән әйтеп аңлатып булмый, дип үз фикерен белдерде.

Хәрәкәтнең төп идеясе – балаларны, алар нинди генә эш белән мәшгуль булмасын, актив тормыш алып барырга өйрәтү, төрле проектларда, акцияләрдә, грант бәйгеләрендә катнашырга, ягъни һәрвакыт хәрәкәттә булырга өндәү!

Чишмә укучылары беренчеләр арасында
Чишмә укучылары беренчеләр арасында
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас