Чишмэ
+19 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
31 Марта 2023, 08:09

Актив җыю берләшергә һәм дуслашырга булышты

Күптән түгел Чишмә поселогының Пионерлар һәм укучылар йортында  «Бергәләп барысын да булдырабыз!» дип аталган чара – актив җыю узды.

Актив җыю берләшергә һәм дуслашырга булыштыАктив җыю берләшергә һәм дуслашырга булышты
Актив җыю берләшергә һәм дуслашырга булышты

– Безнең мәктәптән өч бала килде, аларны Калмаш авылы командасына куштылар. Балалар дуслаштылар, барлык биремнәрне бергә башкардылар. Укучылар дәресләрдән соң арыганлыкларын да онытып, барлык уеннарда катнаштылар, аларга кызыклы булды, ә бу иң мөһиме, – диде Ар мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Альбина Каһарманова.

Чарада районның 12 авыл мәктәбеннән 80нән артык бала катнашты. Алар быел пионерлар сафына кабул ителгән бишенче сыйныф укучылары.

– Безнең актив җыюның максаты – үсеп килүче буынның актив гражданлык позициясен формалаштыру һәм «Прометей» балалар иҗтимагый оешмасының абруен күтәрү. Барлык биремнәр мөстәкыйльлекне, иҗади мөмкинлекләрне һәм акыл сәләтен, команда белән эшли белүгә юнәлдерелгән, – дип хәбәр итте Пионерлар һәм укучылар йорты методисты Әлфия Гәрәева.

Сигез команда оештырылды. Чара барышында балалар бер-берсе белән танышырга, барлыкка килгән командаларга исемнәр уйлап табарга өлгерделәр, шулай ук үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәр биремдә инструкторлар сыйфатында «Инсайт» психология клубы укучылары чыгыш ясады.

– Миңа аеруча кечкенә одеял белән сынау ошады. Аның өстендә бөтен команда белән басып торырга, шул ук вакытта читкә чыкмыйча гына икенче ягын әйләндерергә кирәк иде. Гомумән, барлык уеннар да кызыклы килеп чыкты. Без монда башка мәктәпләрдән килгән катнашучылар белән таныштык һәм вакытны күңелле итеп үткәрдек, – дип сөйләде безгә Новотроицкий мәктәбе укучысы Вадим Әхтәмов.

Оештырылган чара балаларга дуслашырга, берләшергә, яңа белемнәр һәм уңай тәэссоратлар алырга ярдәм итте. Иң күп баллны Сафар авылы мәктәбе җыйды. Катнашучыларның барысы да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Актив җыю берләшергә һәм дуслашырга булышты
Актив җыю берләшергә һәм дуслашырга булышты
Автор:Элина Школьная
Читайте нас