Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
17 февраль 2023, 15:20

Бөек шагыйрь турында хатирәләр

«Мостай янында» китабы басылу уңаеннан әдәби чара үтте

Бөек шагыйрь турында хатирәләр
Бөек шагыйрь турында хатирәләр

9 февральдә Келәш авылының модельле китапханәсендә – Мостай Кәримнең әдәби мирасы буенча мәгълүмат үзәгендә «Мостай янында» китабы басылу уңаеннан әдәби чара булып узды.

Халык шагыйренең туган ягында аның иҗатын хөрмәт итүчеләр – китапханәчеләр, укытучылар, укучылар, Благовар, Кушнарен, Уфа районнары вәкилләре җыелды.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров чарага килүчеләрне сәламләп чыгыш ясады һәм Чишмәнең Җиңү паркында, Геройлар даны аллеясында Мостай Кәрим исемен мәңгеләштерү планы белән уртаклашты.

Чара әлеге китапны төзүче автор, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, «Уфа» журналы һәм «Уфимские ведомости» гәзитенең баш мөхәррире Галина Ишмөхәммәтова һәм шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим фонды директоры Әлфия Кәримова белән очрашу буларак оештырылды.

– Әти Чишмәне, Келәшне бик ярата иде, нинди дә булса хезмәтен тәмамласа – китап, поэма язса, шатлыгын һәрвакыт якташлары белән уртаклашырга кайта иде. Без дә бүген «Мостай янында» китабы басылып чыгу уңаеннан сезнең белән шатлыгыбызны уртаклашырга булдык. Аның турында хатирәләр китабы язу кирәк, дип таптык, чөнки сез, аның укучылары, якташыгызның тормыш юлы һәм иҗаты белән даими кызыксынасыз. Минем фикеремчә, бу гади китап түгел, ул Мостай Кәримгә читтән караш, аны белүчеләрнең шагыйрь турындагы хатирәләре. Мин ялган сүзләр язылудан бик курыктым. Ләкин китап бик эчкерсез килеп чыкты, анда ялган да, артык сүзләр дә юк. Монда бар дөреслек, ничек бар, шулай язылган. Китап аша әдип белән сөйләшергә, сорауларыбызга җавап табарга була. Әлеге китапны «Мостай. Беркайчан да булмаган интервью» китабы белән тиңләргә була. Укучыны әти белән аның сүзләре, көндәлекләре аша таныштырырга тырыштык, монда ул үз серләрен сөйләгән кебек.

Мостай Кәрим турында күп беләсездер, дип ышанам, әмма бу китап аша ул сезгә тагын да якынаер, – диде Әлфия Кәримова.

Галина Ишмөхәммәтова Мостай Кәрим белән якыннан таныш, алар Уфаның Энгельс урамындагы йортта күршеләр булып, аралашып яшәгәннәр. Ул шагыйрьдән берничә тапкыр интервью алган.

– Әти вафат булгач, без Илгиз белән (Мостай Кәримнең улы) аның көндәлекләрен «Уфа» журналында бастырып чыгаруны ышанып тапшырдык, – ди Әлфия Кәримова. 

«Басылып чыккан әсәрләрдән тыш, Мостай әңгәмәләрдә үз фикерләрен һәм уйлануларын әйтеп калдырган, сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителүче әлеге китапның төп максаты – бу кыйммәтле «бөртекләрне» җыеп, шагыйрьнең бүгенге һәм киләчәк замандагы укучылары өчен саклау», – дип яза автор кереш сүздә.

– Эштән соң эскәмиягә утырып Мостафа Сафа улы белән сөйләшү үзе бер бәхет иде. Укучыларга аның зирәклеген җиткерү мөһим. Бу китап һәркемнең күңеленә хуш килер, дип ышанам, – диде Галина Газим кызы.

М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артистлары Зәрия Моратова һәм Динислам Сафин Мостай Кәрим китапларыннан өзекләр һәм шигырьләр укыдылар.

Шулай ук язучы шигырьләренә Ризида Әхмәтшина, Келәшнең «Сандугач» ансамбле башкаруында җырлар яңгырады. Чара ахырында укучылар китап авторы һәм шагыйрьнең кызы белән аралаштылар, автографлар алдылар.

– Китап чынлап та бик кызыклы, җиңел укыла. Икенчегә укып чыктым. Район китапханәләре өчен бу әдәби басманың 55 данәсе алынды. Китап алырга килегез, зирәк шагыйрь турында укыгыз, – дип чакырды район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина.

Бөек шагыйрь турында хатирәләр
Бөек шагыйрь турында хатирәләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: