+4 °С
Болытлы
Укучылар һәм аларның әти-әниләре атна дәвамында мәгариф учреждениесенең социаль челтәрләрдәге рәсми битендә үз гаиләләренең яраткан ризыкларын һәм аларны пешерү барышын күрсәттеләр, фоторәсемнәр һәм видеоязмалар белән уртаклаштылар.
Укучылар бик теләп белен, өчпочмак, кыстыбый, чәкчәк, бәлеш пешерделәр, токмач кистеләр. Малайлар да читтә калмадылар, әниләренә ярдәм иттеләр. Мондый чаралар, һичшиксез, балаларның кызыксынуын уятырга, шулай ук киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.
Флешмоб Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.