Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
3 февраль 2023, 11:56

Конкурс булачак даһиларны җыйды

Пионерлар һәм укучылар йортында «Киләчәк интеллекты» исеме астында фәнни-гамәли конференция булып узды.

Конкурс булачак даһиларны җыйды
Конкурс булачак даһиларны җыйды

XVII уку-тикшеренү эшләре конкурсында бөтен районнан 52 укучы катнашты. Мәгариф идарәсе начальнигы Зилә Ямалетдинова, укучыларга мөрәҗәгать итеп чыгыш ясады:

– Барлык балалар да сәләтле булып туа, һәм мин укытучыларыбызның сезнең сәләтне үстерә алуына бик шат. Монда булачак даһилар җыелуына ышанам. Уңышлар телим!

Укучылар үз эшләрен алты номинация буенча якладылар. 

– Соңгы ике елда конкурс онлайн форматта узды. Шуңа күрә хәзер балаларны һәм педагогларны күрүемә бик шатмын, – дип куанычы белән уртаклашты Пионерлар һәм укучылар йорты директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рима Габидуллина. – Быел бәйгегә ике яңа номинация өстәлде. Педагогларның һәм укучыларның туган якны өйрәнү, халык мәдәнияте һәм иҗаты буенча темалары зур кызыксыну уятты.

Сүз уңаеннан, Рус географиясе җәмгыятенең Башкортстан буенча бүлекчәсе дә бу номинация буенча эшләргә уңай бәя бирде. Аның рәисе Нәфисә Гарифуллина туган якны өйрәнүгә өлеш керткән өчен махсус бүләк тапшырды.

Конкурс булачак даһиларны җыйды
Конкурс булачак даһиларны җыйды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: