Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
30 гыйнвар 2023, 16:03

Чишмә укучыларыннан җылы сәлам

Гөлнара Яхина, Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге мөдире Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге педагоглары һәм укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген уйлап тапканнар.

Чишмә укучыларыннан җылы сәлам
Чишмә укучыларыннан җылы сәлам

Алар дәресләрдә «окоп яки блиндаж шәмнәре» ясыйлар. Әлеге идеяне «Техник конструкция» берләшмәсе педагогы Ринат Рәхимов тәкъдим иткән. Окоп шәмнәре безнең сугышчыларга кыр шартларында кирәк: ул яктыртырга, җылынырга, әйберләр киптерергә һәм ризык җылытырга да ярдәм итә. Мондый шәмнәр биш сәгать чамасы яна, тулысынча янып беткәч көле генә кала. Бер шәмне берничә тапкыр кулланырга мөмкин.

Аларны ясау өчен боҗрасыннан тартып ачылучы консерва банкалары, гофрлы катыргы, парафин һәм шырпы кирәк. Бер шәмгә якынча 250 грамм парафин китә.

Безнең кирәкле материаллар табу турындагы үтенечебезне ишетеп, игелекле кешеләр ярдәм кулы сузды. Укучылар, аларның әти-әниләре консерва банкалары, катыргы китерәләр. «МИТПРОҗәмгыятенең генераль директоры Виталий Шәйсолтанов 200 данә консерв банка бирде.

Умартачылар Филүс Вахитов һәм Руслан Әмирханов өчәр килограмм балавыз алып килделәр. Ринат Рәшит улының туганнары 20 килограмм парафин китерделәр.

Сез дә кушылыгыз, дуслар! Безгә, барыннан да бигрәк, парафин һәм балавыз кирәк. Нинди ярдәм күрсәтелсә дә шат булырбыз!

Тынычлык өчен фидакарь көрәшүче Чишмә сугышчыларына бергәләп ярдәм кулы сузыйк. Безнең адрес: Чишмә поселогы, Төньяк урам, 9/21 (5нче мәктәп янында).

Чишмә укучыларыннан җылы сәлам
Чишмә укучыларыннан җылы сәлам
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: