Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 гыйнвар 2023, 10:56

Шигърият сөючеләр өчен чара

Әлфирә Маракаева

Шигърият сөючеләр өчен чара
Шигърият сөючеләр өчен чара

Үзәк район китапханәсендә Яңа ел алдыннан әдәбият һәм шигърият сөючеләр өчен бик ямьле һәм фәһемле чара булып үтте.

Шигырь язучылар һәм чакырылган кунаклар «Зәңгәр ут» дип аталган чыршы бәйрәменә җыелдылар.

Бәйрәм белән тәбрикләп китапханә директоры Илүзә Гибадуллина чыгыш ясады, язучыларыбызның шигърият чишмәсе саекмавын, иҗади әсәрләрне бастырып, халыкка җиткереп, кешеләрне сафлыкка, матурлыкка өндәргә үгетләде.

Кичәне Петр Самойлов алып барды,  уеннар оештырды, җырлады һәм үзе иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерде. Музыкаль бизәлеш өчен Анатолий Романов җавап бирде. «Илһам чишмәләре» клубы рәисе Сәлимә Байбурина истәлекле бүләкләр тапшырды, ул башкарган җыр һәркемнең күңеленә хуш килде. Чарага килүче клуб әгъзалары кышкы табигатькә һәм Яңа елга багышланган өр-яңа шигырьләрен укып ишеттерделәр.

«Сүз» әдәби клубы җитәкчесе Әлфирә Маракаева 2022 елда дөнья күргән шигырьләр җыентыгы белән таныштырып, «Кышкы бизәкләр» һәм «Яңа елны каршылаганда» шигырьләрен укыды. Бәйрәмгә килгән Нина Филатова да үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды. Чарада шулай ук хәрби операциягә алынган солдатның әнисе Талига Нигъмәтуллина да катнашты, ул музыкаль бүләк сыйфатында җыр башкарды. Яшь һәм талантлы шагыйрә Мария Ибраһимова да үзе иҗат иткән шигырьләрне сөйләде. Әдәби клубның иң өлкән әгъзасы Мәйсәрә Нисаева да каләмдәш дусларына теләкләрен шигъри формада җиткерде.

Бәйрәм кичәсенә килгән кунаклар төрле уеннарда, конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар.

Һәркемгә Яңа ел символы белән истәлекле бүләк тапшырылды. Кунаклар чарадан бик риза булып таралыштылар.

Шигърият сөючеләр өчен чара
Шигърият сөючеләр өчен чара
Автор:
Читайте нас: