Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
23 декабрь 2022, 11:39

Пушкин картасы сәнгать дөньясына юл ача

Шушы көннәрдә үз хәбәрчебез Пушкин картасы белән Балалар сәнгать мәктәбендә, агымдагы елда соңгы тапкыр үткәрелгән чараларның берсендә, «Җырдан романска кадәр» дип аталган лекция-концертта булды.

Пушкин картасы сәнгать дөньясына юл ача
Пушкин картасы сәнгать дөньясына юл ача

Концертны композитор Александр Гурилевның 220 еллыгы алдыннан сәнгать мәктәбе укытучысы Екатерина Фәйзуллина оештырды. Ә тамаша залында 2нче мәктәпнең өл-кән сыйныф укучылары урын алды.

Чараның лекцияләр өлешен Екатерина Фәйзуллина алып барды. Ул романс жанры турында сөйләде. Александр Гурилев аңа нигез салучыларының берсе булып тора. Аның күп романслары вальс ритмында язылган, алар шигъри үлчәм белән аһәңдәш. Гурилев әсәрләре бүгенге көннәрдә дә кабатланмас матурлыгы, ихласлыгы һәм моңлылыгы белән әсир итә.

Концерт программасында фортепиано, гитара һәм домра көенә кушылып Татьяна Кандрашкина, Ольга Гурба, Алексей Панин, Эдуард Рәхимов һәм Айгөл Садрисламова романслар башкардылар. Концерт номерларын «ВКонтакте» битендә карарга мөмкин: https://vk.com/rodnikplus.

2022 елның гыйнварыннан башлап районда Пушкин картасы буенча 3764 билет сатылган. Шулардан 2085е район Мәдәният сараена һәм аның структур бүлекчәләренә, 1271е – Чишмә район биләмәара китапханәгә һәм аның филиалларына, 222се – Тарих-туган якны өйрәнү музеена һәм 186сы Балалар сәнгать мәктәбенә бару өчен кулланылган. Сәнгать мәктәбе, башкалардан аермалы буларак, программага соңрак, 2022 елның октябрендә генә кушылган.

Шуны исегезгә төшереп үтәбез, Пушкин картасы – Рәсәйнең 14–22 яшькә кадәрге һәр гражданинына федераль бюджет акчасы исәбенә музейларга, театрларга, кинотеатрларга, концерт залларына, филармониягә, консерваториягә һәм башка мәдәният учреждениеләренә барырга мөмкинлек бирүче проект. 2022 елның беренче гыйнварыннан аның бәясе өч меңнән биш мең сумга кадәр артты. Билетлар «Госуслуги.Культура» кушымтасы афишасында һәм «Культура.РФ» порталында онлайн алына. Пушкин картасын РФ гражданины паспортын алганнан соң Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәч һәм картаны чыгаруны раслагач алырга мөмкин.

Районның мәдәният идарәлеге начальнигы Азат Арсланов сүзләренә караганда, Пушкин картасы буенча игълан ителгән чара РФ Мәдәният министрлыгында тикшерү үтә. Ул берничә таләпкә туры килергә – кызыклы булырга, эстетик караш тәрбияләргә, белем бирергә тиеш. Тәкъдим ителәчәк чара тикшерү үткәннән соң гына тамашачы хөкеменә чыгарыла.

Пушкин картасы сәнгать дөньясына юл ача
Пушкин картасы сәнгать дөньясына юл ача
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: