Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 декабрь 2022, 15:01

Табигать кочагы илһам бирә

Валерий Сладков – табигать күренешләрен тасвирлаучы рәссам.

Табигать кочагы илһам бирә
Табигать кочагы илһам бирә

Аның рәсемнәре нечкә хисләргә һәм төсләргә бай булуы белән аерылып тора. Иң мөһиме, картиналарга күз салу белән, авторның туган якны һәм аның гаҗәеп табигатен яратуына игътибар итәсең.

Валерий Александрович балачагы, тумышы белән Стәрлетамактан булуы, армиядә хезмәт итүе, 1972 елда Уфа сәнгать училищесына укырга керүе һәм өч ел белем алуы турында сөйләде.

– Училищеда бар мохит иҗат белән сугарылган иде. Һәр кич, иртә белән этюд ясау өчен кайда булса да барачакмын, дигән уй белән йокларга ята идем. Бу минем өчен бәхет иде. Бер абыем рәссам булды, әти дә рәсем төшерү һәм үзешчән сәнгать белән шөгыльләнде, – дип искә ала Валерий Александрович.

Ул тәүге картинасын 1977 елда, әтисе белән Стәрлетамак районының Петровка авылына, картәтисе белән картәнисе янына кайткач, төшергән. Биредәге табигать күренешләре аны шулкадәр тәэсирләндергән, һәм ул илһамланып иҗатка керешкән, соңрак картинасын авылдашларына бүләк иткән.

– Иван Шишкин, Исаак Левитан кебек рус рәссамнарының иҗатын үз итәм. Бу рәссамнарның мине ни өчен җәлеп итүен аңларга тырышып карадым, ләкин бу асылда исә интуициягә нигезләнгән тойгы, аны күңелеңнең бер өлеше белән аңлыйсың. Миндә бөек рәссамнарның картиналары тупланган зур китап бар, кайвакыт аларны карап чыгам да үз эшләремдә хаталар табам. Андый осталардан һәрвакыт өйрәнергә була, – дип билгеләп үтте Валерий Александрович.

Ул табигать кочагында һәм җыр-моң тыңлап рәсем төшерү өчен илһам ала. Еш кына җәен дә, кышын да балык тотарга йөри, мольбертын һәм фотоаппаратын һәрвакыт үзе белән ала.

– Дуслар балык тота, ә мин бу эштән туйсам, уңайлы гына урын табам да рәсем төшерә башлыйм. Училищеда укытучым, син табигать күренешләрен оста сурәтлисең, дип мактый иде. Шул вакыттан бирле күбрәк бу юнәлештә эшлим. Башкалар табигать күренешендәге вак-төякләргә игътибар да итмәскә мөмкин, ә мин аларны күрәм һәм минем бурыч – шул гүзәллекне тапшыру өчен картиналар ясау. Рәсем төшергәндә еш кына рус композиторларының классик көйләрен тыңлыйм, шулай ук балет композицияләре дә ошый. Шуларны кабызып куям да, рәхәтләнеп эшлим. Музыка илһамландыра, – ди сәнгать остасы.

Валерий Александрович 20 ел элек тормыш иптәше белән Алкин-2 авылына күчеп килгән. Бүгенге көндә поселокның Тарих-туган якны өйрәнү музее белән актив хезмәттәшлек итә, анда өч тапкыр, шулай ук Уфа галереяларында берничә тапкыр күргәзмәләре оештырылган.

– Миңа калса, әлеге вакытта халыкның сәнгать әсәрләренә карата кызыксынуы кимеде. Күпләр тормыш мәшәкатьләренә чумган, һәм иҗади ялга вакытлары да, көчләре дә калмый. Хәзер интернет заманы бит, һәм кеше шуны карап юана, шуңа күрә сынлы сәнгать белән кызыксынучылар күп түгел, – дип үз фикерен белдерде Валерий Сладков.

Табигать кочагы илһам бирә
Табигать кочагы илһам бирә
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: