Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
20 декабрь 2022, 17:00

Балык кыш көне дә шәп каба

Елга-күлләрдә кыш көне дә балык тотарга яратучылар бар, аларны чатлама суыклар да куркытмый.

Балык кыш көне дә шәп каба
Балык кыш көне дә шәп каба

– Балыкка биш яшьтән йөри башладым. Сеңлем белән Шөнгәккүл авылы янындагы Өйдрәк елгасына балык тотарга баруымны әле булса хәтерлим. Шул вакыттан бирле бу яраткан шөгылемә әйләнде. Бигрәк тә кыш көне балык тотарга яратам, бу чорда аеруча яхшы чиртә, җәй көне барып җитә алмаган урыннарда балык каптырырга мөмкин. Мин бер урында гына яки палаткада утырырга яратмыйм, көненә йөзләп бәке ясый алам. Иң зур табышым биш килограммлы карп, – дип сөйләде безгә һәвәскәр балыкчы Азат Сафиуллин.

Быел суык көннәре белән чын кыш килде, кар күп яуды, елга-күлләр калын боз белән капланды. Әмма хәвефсезлек турында да онытырга ярамый. Кагыйдә буенча бозның калынлыгы кимендә ун сантиметр булырга тиеш. Нәзегрәк булса – гомер өчен хәвефле. Боз калын дип уйлап, кармак тоткан килеш бозлы суга бату ихтимал.

– Үтә күренмәле, чиста боз аеруча ныклы була, ә ак төстә булса, димәк, ул кар яуган вакытта туңган һәм чыдам түгел, аның өстенә басмаска тырышырга кирәк. Шулай ук кармак салу һәм балыкларга җим сибү өчен урынны дөрес сайлау да мөһим роль уйный – алар кыш көне дә җимгә килә. Ә сулыкны ничек сайларга кирәклеге тәҗрибәгә бәйле. Мондый урыннарны алдан эзлим, җәй көне үк карап куям. Бу урыннарда камыш үссә, ауган агачлар судан күренеп торса әйбәт. Кыш көне анда балык чиртәчәк! – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Азат.

Кыш көне балык тоту – ял итү генә түгел, ә спортның бер төре дә. Җылы итеп киенергә кирәк, югыйсә, өшеп чирләвең бар. Балыкчылар өчен башка каршылыклар да күп – көннәр кыска, шуңа күрә яраткан шөгыль өчен вакыт аз кала. Әмма тәвәккәл балыкчылар кыш дип тормыйлар, балык күп каба торган урыннарны эзләп буа һәм күл буйларына баралар.

– Кыш көне балык тоту өчен махсус өс һәм аяк киемнәре кирәк. Беренче чиратта, ул су үткәрми торган һәм җиңел, шул ук вакытта җылы булырга тиеш. Үзем белән мотлак рәвештә бәке тишү өчен борау, төрле калынлыктагы җепләр белән биш кармак, кирәк-яракларны салу өчен тартма, бәкедән бозларны алып ыргыту өчен чүмеч, запас кармак җебе, ялтыравык батыргычлы кармак, ыргак һәм, әлбәттә, термос белән кайнар чәй алып барам, – дип сөйләде балыкчы.

– Җәй һәм кыш балык тотуның уңай яклары да, кире яклары да бар. Җәй көне җиңелрәк һәм җылырак, ә кыш көне зур балык тоту мөмкинлеге бар, – диде Азат.

Балыкчыларның күбесе балык тотуны максат итеп куймый, ә бу шөгыльдән ләззәт ала. Балык тоту да мөһим, әлбәттә, югыйсә, бер-берсенә кемнең күбрәк һәм зуррак балык эләктерүе белән ничек мактансыннар соң?!

Балык кыш көне дә шәп каба
Балык кыш көне дә шәп каба
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: