Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
16 декабрь 2022, 10:28

Унынчы сыйныфлар өчен «PEREмена»

Район Мәдәният сарае сәхнәсендә «PEREмена» бию проектының өченче этабы булды.

Унынчы сыйныфлар өчен «PEREмена»
Унынчы сыйныфлар өчен «PEREмена»

Бу юлы анда унынчы сыйныфлар – 1нче мәктәпнең «PASSION», гимназиянең – «ОГП 10М», 5нче мәктәпнең – «Poker Fase», Башкорт агросәнәгать колледжы Чишмә филиалының «Болтики» командалары көч сынашты.

Мәдәният сарае залы һәр этапта бик күп тамашачылар җыя. Җанатарларның күбесе «Пушкин картасы» буенча билетлар ала. Моннан тыш, җан ату өчен укучыларның туганнары һәм укытучылары да килә.

Жюри составына бу юлы «Башмодульстрой» җәмгыяте директоры Артур Асаев, «КВС» җәмгыяте директоры Виталий Костров, «Росдетцентр» ФДБУның әйдәп баручы эксперты Лилия Ганиева, Чишмә районы мәдәният идарәлеге начальнигы Азат Арсланов, район Мәдәният сарае директоры Эльвира Яхина һәм жюри секретаре Зөлфия Мөхәммәдиева керде. Аларның чыгышларны бәяләве нәтиҗәсендә киләсе этапка өч команда узды. 5нче мәктәп командасы «Poker Fase», кызганычка каршы, җитәрлек күләмдә балл җыя алмады.

Программада беренче ике этаптагы кебек «Сәламләү», «Өйгә эш», «Көчле ихтыяр уеннары» һәм «Бию батлы» номинацияләре дә бар иде. Вадим Самойлов әйтеп узганча, «Көчле ихтыяр уеннары» бәйгесе бу юлы да кабатланмады. Командаларга өстәлгә вертикаль урнаштырылган чөйгә теннис шары тагылган ике гайка кертү өчен күп көч куярга туры килде, өстәвенә ул аумаска һәм шар өстә калырга тиеш иде. Күпме генә тырышып карасалар да, беркем дә булдыра алмады. Һәм бу конкурс уен барышында үтелмәгән этап булып калды. Бәйгене алып баручы аңлатуынча, бу уеннар запаста кала һәм киләчәктә аны үтүчеләргә күбрәк балл биреләчәк.

«Бию батлы» бу юлы тагын да кайнаррак булды, чөнки командалар яхшы билгеләр алу һәм җанатарларның игътибары өчен зур көч салып көрәштеләр. Беренче мәктәп һәм гимназия укучылары бу этапта да сәхнәдә оста итеп синхрон чыгыш ясаулары белән гаҗәпләндерделәр. Ә Башкорт агросәнәгать колледжы командасы, һичшиксез, тамашачыларның йөрәген яулады. «Болтиклар» бию осталыгы белән генә түгел, ә сөйкемлелекләре белән дә балл алдылар.

Балаларның «Өйгә эшләре», мәсәлән, Италия мафиясе стилендә сәхнәдә  чыгыш ясаулары да кызыклы булды. Проектның видеоязмаларын «ВКонтакте»да карарга мөмкин: https://vk.com/rodnikplus.

Унынчы сыйныфлар өчен «PEREмена»
Унынчы сыйныфлар өчен «PEREмена»
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: