Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
16 декабрь 2022, 09:51

Чишмәне бәйрәм салютлары яктыртачак

Хәзерге заманда Яңа елны бәйрәм салютыннан башка күз алдына да китереп булмый.

Чишмәне бәйрәм салютлары яктыртачак
Чишмәне бәйрәм салютлары яктыртачак

Пиротехника кибетләренә бару Яңа ел алды мәшәкатьләренең аерылгысыз өлешенә әверелде. Бу кибетләрдә фейерверкларга һәм салютларга ихтыяҗ декабрь башларында ук арта.

Әлеге темага без Чишмә поселогының Дуслык проспекты, 1/1 адресы буенча «Первый цветочный» кибете бинасында урнашкан «Пиротехник» кибете җитәкчесе һәм сатучысы Рената Мөслимова һәм Ксения Әмирова белән аралаштык.

Ксения бу кибеттә өч елдан артык эшли, сатып алучыларның күбесе хәзер даими клиентлары инде.

Чишмәлеләр фейерверкларны Яңа елга гына түгел, ә тормышларындагы башка мөһим вакыйгаларны бәйрәм итү өчен дә бик теләп сатып ала икән.

– Иң еш килүчеләр – балалар. Алар озаклап карыйлар, сайлыйлар, ә сатып алырга әти-әниләре яки картәни-картәтиләре белән бергә киләләр, – ди Ксения. – Гадәттә балаларга күңел ачу өчен «Гремучий бамбук» яки «Горох» сатып алалар – алар шарт иткән тавыш чыгара, зыяны юк. Усал этләрне куркыту өчен петарда алучылар да бар. Ә сатып алучыларның күбесе бәйрәм салютлары алу өчен килә.

Кибет ассортиментында петардалар, бенгаль утлары, гирляндалар һәм башка төрле Яңа ел атрибутикасы бар.

Салютлар киштәдә иң абруйлы урында тора. Күңелең теләгәнен – 5тән башлап 100 залпка кадәр атканын сайлап алырга була. Кибеткә килеп сайлау мәҗбүри түгел, бар мәгълүмат «ВКонтакте» битендәге социаль челтәрләрдә бар: https://vk.com/firstflowershop.

– Салют алучылар күп, – дип сөйли Рената Мөслимова. – Гаилә бәйрәмнәре үткәрергә, балалары өчен Яңа ел әкияте оештырырга планлаштыручылар бар. Күпләр фейерверкларны, бәяләр артудан куркып, алданрак сатып алырга тырышалар.

Шунысын әйтергә кирәк, кибетләрдә пиротехника бәясе, узган ел белән чагыштырганда, үзгәрмәде.

– Яңа ел алдыннан салютларны бергә сайлап алу өчен гаилә белән килүчеләр дә бар. Бәйрәмчә күтәренке кәеф белән керәләр, монсы бигрәк тә куанычлы. Тик кайчагында кәеф-сафа корганнан соң «кырын салып» килүчеләр дә булгалый, аларга пиротехника сатудан баш тартырга туры килә, – ди Ксения.

Чишмәне бәйрәм салютлары яктыртачак
Чишмәне бәйрәм салютлары яктыртачак
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: