Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 декабрь 2022, 17:04

Музейда белен пешерү

Чишмә Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Инклюзия көне узды.

Музейда белен пешерү
Музейда белен пешерү

«Барысы өчен музей» Бөтенрәсәй акциясенә багышланган чарага республиканың төрле районнарыннан Башкорт агросәнәгать колледжы студентлары чакырылды.

Музей хезмәткәрләре Пионерлар һәм укучылар йорты укытучылары белән берлектә балалар өчен мавыктыргыч осталык класслары үткәрделәр. Кызлар катыргыдан, тасмалардан һәм ялтыравык ташлардан чыршы уенчыклары ясарга өйрәнделәр, ә егетләр өчен кызыклы уен әзерләнде, алар тәкъдим ителгән эш  коралларының атамасын әйтергә тиеш булдылар. Балалар «Музыка коралын бел» викторинасында да катнаштылар. Теләге булганнар үзләре белен пешереп ашый алдылар.

– Музейга тәү тапкыр килдем һәм аның хезмәткәрләренең кунакчыл булуына гаҗәпләндем. Барыннан да бигрәк хәрбиләр киемен күрү тәэсир итте, шулай ук тематик уенда бик күп яңа төзелеш коралларының атамаларын белдек.

Чара белен пешерү буенча осталык классы белән бик күңелле тәмамланды. Күпләр тәү тапкыр белен пешереп карадылар. Безне чакыруларына шатмын! – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Уфадан килгән Таһир Мәмәдов.

Бу көнне балалар татлы бүләкләр, онытылмаслык тәэссоратлар алдылар.

 

 

Музейда белен пешерү
Музейда белен пешерү
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: