Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
2 декабрь 2022, 11:19

«Славянка маршы» алкышларга күмелде

Үткән атнада район Мәдәният сараенда «Көчле Рәсәй өчен!» хәйрия концерты булды. Анда җыелган акча мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итү өчен озатылды.

«Славянка маршы» алкышларга күмелде
«Славянка маршы» алкышларга күмелде

Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев хәйрия чарасында катнашучыларга кеше хәленә керә белүләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Район Мәдәният сарае, Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренең патриотик җырлары, хәрби оркестр башкаруындагы көйләр һәркемне рухландырды. Тамашачылар хәрби часть оркестры легендар «Славянка маршы»ын уйнаганда аягүрә басып алкышладылар.

Әлфирә Гиндуллина концертка биш яшьлек оныгы Динә белән килгән иде.

– Оныгым ватанпәрвәрлек рухында үссен иде. Ул төрле сораулар бирә, шул исәптән Z хәрефенең мәгънәсе турында кызыксына, ә биредә ул барысын да үз күзләре белән күрәчәк. Билет алып концертка килгәндә без егетләребезгә ярдәм итүгә аз булса да үз өлешебезне кертәбез, – диде ул.

«Славянка маршы» алкышларга күмелде
«Славянка маршы» алкышларга күмелде
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: