Чишмэ
+25 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
2 Декабря 2022, 06:14

Сәхнәдә – «PEREмена»ның икенче туры

«PEREмена» яшьләр бию проектының икенче туры озак көттермәде.

Сәхнәдә – «PEREмена»ның икенче турыСәхнәдә – «PEREмена»ның икенче туры
Сәхнәдә – «PEREмена»ның икенче туры

Бу юлы поселокның район Мәдәният сарае сәхнәсендә тугызынчы сыйныф укучылары – 1нче мәктәпнең «ZonaCR», 4нче мәктәпнең «Драйв» һәм гимназиянең «Вaby’S on Fire» командалары очрашты.

Фәкать кызлардан гына торган өч команда финалга чыгу өчен көч сынашты һәм нәтиҗәдә барысы да үтте. Шунысын да әйтергә кирәк, ярыш барышында кайвакыт тамашачылар фикере белән жюри фикере туры килмәде.

Бу юлы жюри составына Чишмә район Советы секретаре Надежда Емец, район Мәдәният сарае директоры Эльвира Яхина, «Туклану үзәге» җәмгыяте директоры Энҗе Әхмәдуллина, «Росдетцентр» учреждениесенең әйдәүче эксперты Лилия Ганиева, «Импровизация» бию һәм фитнес студиясе җитәкчесе Ләйсән Яхина, Пионерлар һәм укучылар йортының «Грация» хореография берләшмәсе җитәкчесе Назгөл Гобәйдуллина, жюри секретаре Зөлфия Мөхәммәдиева керде.

Бу юлы залда җанатарлар һәм тамашачылар, узган этаптагыга караганда, күбрәк иде. Аларның күбесе билет өчен «Пушкин картасы» белән түләгән. Бу кичтә үз командасын хуплап плакатлар, шигъри юллар белән күңелне күтәреп җибәрүчеләр дә булды.

Чараны оештыручылар Вадим Самойлов җитәкчелегендә фикерләү сәләтен һәм җитезлекне ачыклау буенча яңа конкурслар үткәрделәр, һәм бу биремнәр башка турларда кабатланмаячак дип ышандырдылар.

Әлеге бәйге тамашачылар, катнашучылар, шул исәптән «разведкага» килгән киләчәктә бәйгедә катнашачак укучылар өчен дә кызыклы булды.

Ә конкурсның бию өлешенә килгәндә, кызлар бик тырыштылар: һәр команданың стиле дә, чыгышы да үзенчәлекле булды. Дәртләнеп чыгыш ясау һәм тәвәккәллек һәммәсен берләштерде.

Шулай туры килде инде, кызлар командаларының чыгышын хатын-кызлардан гына торган жюри бәяләде, бәлки шуңа күрәдер дә әлеге этапта судьяларның күңелгә ятышлы мактау сүзләре генә яңгырады. Жюрида утыручыларның да кәефе күтәренке иде, алар хәтта флешмобта катнашучылар белән бергәләп биергә дә төштеләр. Ә конкурс тәмамланганнан соң алда булачак этаплар турында бик озак фикер алыштылар.

Икенче тур, беренчесенә караганда да, хислерәк үтте, бу проектның популярлаша баруы турында сөйли.

Сәхнәдә – «PEREмена»ның икенче туры
Сәхнәдә – «PEREмена»ның икенче туры
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас