Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
2 декабрь 2022, 11:40

Әниләр көне – иң якты бәйрәм!

Ирина Вилданова, Енгалыш мәктәбе укытучысы Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Рәсәйдә – Әниләр көне, ул чагыштырмача күптән түгел – 1998 елдан башлап билгеләп үтелә.

Әниләр көне – иң якты бәйрәм!
Әниләр көне – иң якты бәйрәм!

Шатлыклы бәйрәмнәр бик күп! Әмма бу дөнья йөзендәге иң кадерле кешеләргә – әниләргә багышланган тантаналы бәйрәм. 

Енгалыш мәктәбендә дә гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәр хөрмәтләп искә алына. Укытучылар ел дәвамында төрле чаралар үткәрәләр, укучыларны бәйрәмнәрнең барлыкка килү тарихы белән таныштыралар, балалар да үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр турында сөйлиләр. Мәсәлән, күптән түгел мәктәптә Әтиләр көне үткәрдек, картәниләребезне һәм картәтиләребезне дә Өлкәннәр көне белән котлаган идек. Балалар шатланышып һәм бик теләп укытучыларга әлеге бәйрәмнәрне үткәрүдә ярдәм кулы сузалар. Шулай ук өлкән буынны ихтирам итәргә өйрәнәләр.

Мәктәптә Әниләр көнен үткәрүнең төп максаты – балаларда иң якын һәм кадерле кешегә карата җылы һәм назлы хисләр уяту.

Алар бу көнне әниләрен котладылар, открыткалар һәм үз куллары белән ясаган әйберләр бүләк иттеләр, дулкынланып һәм яратып әниләренә шигырьләр сөйләделәр.

«ВКонтакте»да безнең мәктәпнең үз төркеме бар, анда һәр чара үткәннән соң видеолар һәм фотокотлаулар карарга мөмкин.

Әниләр көне – иң якты бәйрәм!
Әниләр көне – иң якты бәйрәм!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: