Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
2 декабрь 2022, 14:11

Коляскада бию...

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителә.

Коляскада бию...
Коляскада бию...

Бу көн җәмгыять игътибарын инвалидларның проблемаларына, җәмгыять тормышында актив катнашу мөмкинлегенә, аларның хокукларын яклауга җәлеп итүгә корылган.

Чишмәдә яшәүче Регина Кәримова-Шәйхисламова балаларының диагнозын беркайчан да проблема дип санамаган. Аңардан еш кына «Нигә бер дә тормыштан зарланмыйсың, ике инвалид бала тәрбияләргә, шул ук вакытта күтәренке күңелле һәм ачык йөзле булып калырга кайдан көч аласың? Сине ташлап киткән кешегә ачу сакламыйсың», диләр... (Айнурда – балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез, психик үсештә тоткарлык, Аидада генетик авыру – Карнелия де Ланге синдромы, шулай ук психик үсештә тоткарлык). Ул исә әти-әнисенең һәрьяклап ярдәм итүләренә рәхмәтле.

– Без тулы тормыш белән яшибез. Һәр көнгә график төзелгән, чөнки бар нәрсәгә өлгерергә кирәк... Балаларны һәм үзеңне гел кызгануларын телисеңме? Рәхим ит. Сине кызганачаклар. Тик бу безнең вариант түгел. Максатка омтылучы, көчле ихтыярлы кеше булырга кирәк. Балаларымны шундый рухта тәрбиялим, – ди Регина Ильяс кызы.

Аның улы Айнур Кәримов ике ел чамасы элек бию белән шөгыльләнә башлаган. Ләкин гадәти бию түгел, ә инвалид коляскасына утырган килеш спорт һәм бал биюләре белән. 13 яшьтә генә булса да ул актив иҗтимагый тормыш алып бара, шуңа күрә юлга чыгар алдыннан аның белән чак очрашып өлгердем.

– Безнең гаилә бик тату: әнием, сеңлем бар, картәни белән картәти дә янәшәдә генә. Әниемнең йөрәге, кайда гына булсам да, һәрвакыт минем белән. Калганы хәл ителә торган мәсьәләләр, – дип таныштырды мине гаиләсе белән Айнур, һәм залдагы уңайлы һәм йомшак яшел диваннан урын тәкъдим итте, үзе дә янәшәгә утырды. Сеңлесе Аида бик оялчан, шулай да ул безнең янда калды һәм сөйләшүебезне шыпырт кына тыңлап утырды. Абыйсы аның турында сөйләгәндә елмаеп җибәрде.

– 11 яшьлек сеңлем Аида белән Уфада коррекция мәктәбендә укыйм. Ләкин мин катлаулырак сыйныфта белем алам, математика, география һәм тарих фәннәрен, әдәбиятны, аеруча шигырьләр һәм поэмалар укырга яратам, аларны тиз хәтердә калдырам, – диде ул горурлык белән.

Айнур картәтисе белән бик дус, ул аны шахмат уйнарга өйрәткән.

– Хәзер инде мин аны үзем җиңәм, – дип елмая Айнур. – Быел ярышларда ике тапкыр беренче урыннарны алдым. Әмма тиз шахмат буенча оттырам, фигураларны тиз йөртә алмыйм, – ди яшь спортчы.

Айнур сеңлесе алдында да җаваплылык тоя. Аны сакларга, һәрвакыт янында булырга тырыша. Менә биюләргә дә бергә йөри башлаганнар. Мәктәптә тренировкалар атнага өч тапкыр уза һәм кайвакыт ике сәгать чамасы дәвам итә. Әлегә алар бер вальс өйрәнгәннәр. Гадәттә Р. Баталова исемендәге спорт үзәгендә ярышларда катнашалар.

Айнурның коляскада бал биюе башкару буенча казанышлары да бар инде – ул ике тапкыр беренче урыннарны алган, ә сеңлесе Аида шул ук номинациядә 2нче урында. Үзе әйтүенчә, аңа бию җиңел бирелми, ләкин теләк булса, барысына да өйрәнергә мөмкин. Иң мөһиме, акыллы, игелекле, игътибарлы булырга (бу сүзләрне кулын йөрәгенә куеп әйтә) һәм көчле булырга кирәк, ди Айнур.

Сүз уңаеннан, әлеге вакытта ул бизнес-план өстендә эшли, чөнки гаиләсе белән диңгез буенда ял итәргә акча җыя.

– Үземә акча эшләргә вакыт, – ди ул.

Кайчандыр балчыктан әйберләр ясау белән шөгыльләнгән, уенчыклар һәм кулоннар җитештерүне дәвам итәргә ниятли, шулай ук видео монтажларга да өйрәнә.

Коляскада бию...
Коляскада бию...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: