Чишмэ
+27 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
28 Ноября 2022, 07:12

Җәмигъ мәчет ачылуга сигез ел

Нәкъ сигез ел элек, 2014 елның 15 ноябрендә хаҗи Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчет ачылды. 

Җәмигъ мәчет ачылуга сигез елҖәмигъ мәчет ачылуга сигез ел
Җәмигъ мәчет ачылуга сигез ел

Район имамнарының ай саен үткәрелүче чираттагы җыелышы әлеге вакыйгага багышланды.

– Безнең мәчет шул еллар дәвамында районда рухи тормыш үзәгенә әйләнде, – дип сүз башлады Зөфәр хәзрәт Собхангулов.

Өстәп шуны әйтергә кирәк, мәчет догалар уку, йолалар һәм бәйрәмнәр үткәрү урыны гына түгел, ә поселокның күренекле бинасы да булып тора. Матур итеп эшләнгән ике манаралы, ике катлы Аллаһ йорты ерактан ук күренеп тора. Халык аны районның төп символларының берсе дип атады да инде.

Чишмәлеләр, бина тыштан картина, ә эчтән сәнгать әсәре кебек, диләр. Стеналардагы бизәкле гарәп язулары – Коръән аятьләре һәм бәллүр люстралар һәркемне сокландыра. Якты һәм иркен зал 300 кеше сыйдырышлы итеп эшләнгән. Мәчеттә дини йолалардан тыш, гарәп телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар оештырылган.

Имамнар җыелышы догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән ныклы иман, тынычлык, фани һәм бакый дөньялар рәхәтлеген сораудан башланды. Бакыйлыкка күчкәннәр, шул исәптән хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган район егетләре рухына дога кылдылар. Имамнар Аллаһ кушканнарны үтәү, ватанпәрвәрлек һәм үз халкына хезмәт итү турында вәгазь сөйләделәр.

Имам-мөхтәсиб Зөфәр Собхангулов мәчет төзелешендә актив катнашкан һәм бүгенге көнгә кадәр ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Сүз көндәлек гамәлләр, дини йолалар оештыру һәм үткәрү, рухи эшләр турында да барды. Зөфәр хәзрәт сүзләренә караганда, имамнарның эше үгет-нәсихәт бирүне, дога кылуны, психологик ярдәм күрсәтүне, аң-белем таратуны, чаралар оештыруны һәм социаль эшләрне үз эченә ала.

Бүгенге катлаулы заманда кешеләр тормышында зур әһәмияткә ия булган имам вазифасының мөһимлеге билгеләп үтелде.

Ибраһим авылы имам-хатыйбы Рәсим Мәгъсүмов җыелышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, тынычлыкның кадерен белергә, киләчәк буыннарга мирас итеп иман һәм югары әхлак калдыру өчен тырышырга һәм барысын да эшләргә өндәде.

Җәмигъ мәчет ачылуга сигез ел
Җәмигъ мәчет ачылуга сигез ел
Автор:Элина Школьная
Читайте нас