Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 ноябрь 2022, 11:30

Мәдәният сарае сәхнәсендә яшьләр

Район мәктәпләренең дүрт командасы Мәдәният сарае сәхнәсендә «Перемена» бию бәйгесенең беренче турында очрашты.

Мәдәният сарае сәхнәсендә яшьләр
Мәдәният сарае сәхнәсендә яшьләр

18 ноябрьдә Алкин-2 авылыннан, Чишмәнең беренче, бишенче мәктәпләреннән һәм гимназиядән сигезенче сыйныф укучылары яшьләр проектында тәү башлап катнашучылар булдылар.

Проектның авторы – район Мәдәният сараеның киңкүләм чаралар режиссеры Вадим Самойлов.

– Әлеге проект замана балаларының игътибарын укудагы авыр йөкләнештән арындыру, аларны үз-үзеңне күрсәтүнең башка ысуллары белән таныштыру максатын күздә тота. Бу уй үз балаларыма карап килде, аларны уку һәм гаджетлар гына кызыксындыруга юл куярга ярамый, – ди Вадим.

Проект язга кадәр дәвам итәчәк һәм берничә этаптан торачак. Балалар бию бәйгеләрендә генә ярышмый. Җитезлек, команданың бердәмлеге, фикерләү сәләте буенча калган биремнәр ярышларның зур өлешен тәшкил итә. Хәтта тамашачылар өчен дә флешмоб үткәрелде.

– Әлеге проектны тормышка ашырганда мин поселокта чаралар үткәрүнең яңа дәрәҗәдәге, тагын да сыйфатлырак планкасын куярга теләгән идем. Барысы да уңышлы килеп чыкты. Сез сәхнә артында күпме ихлас хисләр калганын, шатлык яшьләрен һәм куаныч булуын күрсәгез икән! – диде ул.

Әлеге проект «Башмодульстрой» җәмгыятенең җитештерү предприятиесе директоры Артур Асаевның һәм «Туклану үзәге» җәмгыяте начальнигы Энҗе Әхмәдуллинаның иганәчелек ярдәме белән тормышка ашырылды.

Киләсе тур 25 ноябрьдә узачак. Сүз уңаеннан, жюри бәяләве буенча беренче турдагы дүрт команда да икенче этапка үтте.

 

Мәдәният сарае сәхнәсендә яшьләр
Мәдәният сарае сәхнәсендә яшьләр
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: