Башгидрометеорология үзәге синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә, 19 ноябрьдә, республикада җепшек кар явуы, кайбер урыннарда кар салуы, бозлавык булуы көтелә. Һава температурасы төнлә -3, -8 градус булачак, төньяк-көнчыгыш районнарда 13 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез термометр баганалары -1, -6 градус тирәсендә торачак.
Якшәмбе, 20 ноябрьдә, көн болытлы, һава температурасы төнлә -4, -9 градуска кадәр салкынайта, ә көндез -4, -5 градус булачак. Шулай ук кар явуы көтелә.
Юлларда уяу, игътибарлы булыгыз, сак йөрегез, барасы җирләребезгә исән-имин барып җитегез, кадерле дуслар!
Фото: vsegda-pomnim.com