Чишмэ
+20 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
28 Октября 2022, 06:18

Укучыларга – киләчәккә билет

Уразбахты һәм Бишкәҗә мәктәпләренең 7–9нчы сыйныф укучылары «Киләчәккә билет» проектын тормышка ашыру барышында юл мастеры, парикмахер һәм стилист һөнәрләре белән таныштылар.

Укучыларга – киләчәккә билетУкучыларга – киләчәккә билет
Укучыларга – киләчәккә билет

Ул укучыларга Бөтенрәсәй һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыру барышында һөнәр сайларга мөмкинлек бирә һәм Рәсәйнең «Мәгариф» гомумдәүләт проектына керә.

Уразбахты мәктәбе укучылары Уфа автотранспорт колледжында булдылар. «Автомобиль юлларын һәм аэродромнарны төзү һәм файдалану» бүлеге мөдире Владимир Федоров аларга экскурсия үткәрде. Балалар «WorldSkills» халыкара һөнәрләр конкурсы үткән павильонда булдылар. «Автомобиль двигательләрен, системаларын һәм агрегатларын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау» бүлегенең производствога өйрәтү мастерлары балаларны югары технологияле җиһазлар белән таныштырдылар. Геодезия буенча укытучы Алефтина Вилданова «Тау токымнары музее» буйлап экскурсия үткәрде һәм юллар төзелешендә заманча технологияләр турында сөйләде. Производствога өйрәтү мастеры Ирина Салихова машина кузовын грунтлау, тигезләп сылау һәм буяу барышын күрсәтте. Балалар шулай ук электромеханика, машиналарны техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча дәресләр үткәрелгән аудиториядә булдылар. Кабинетлар яңа күрсәтмә әсбаплар белән җиһазландырылган, студентларга нәтиҗәле белем алу өчен шартлар тудырылган.

Ә Бишкәҗә мәктәбе укучылары Уфаның технология һәм дизайн колледжында булдылар. Алар укытучылары җитәкчелегендә «Парикмахер сәнгате» һәм «Сәнәгать дизайны» һөнәрләре турында сөйләделәр. «Сәнәгать дизайны» бүлегенең производствога өйрәтү мастерлары балаларны укытканда кулланыла торган югары технологияле җиһазлар белән таныштырдылар. Укучылар модалы прическа ясауның кызыклы һәм мавыктыргыч якларын күрделәр һәм осталык классларында катнаштылар. Парикмахер сәнгате буенча укытучы Елена Маркелова

П 20–19 һәм П 20–39 чыгарылыш төркем студентлары белән бергә укучыларга кызыклы һәм хәзерге заманда аеруча таләп ителгән парикмахер һөнәре турында сөйләделәр. Кызлар аларны бигрәк тә кызыксынып тыңладылар – чәчләрне дөрес тәрбияләү турында сораулар бирделәр, парикмахер сәнгате дөньясының соңгы модадагы юнәлешләре турында сөйләштеләр.

 

Безнең белешмә

«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашучылар тест үтәләр, ул аларның нинди һөнәрләргә өстенлек бирүен, заманча тармаклар һәм таләп ителгән эшләр турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен билгели. Республикада «Мәгариф» гомумдәүләт программасының «Киләчәккә билет» проектын тормышка ашыру барышында 167 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Республиканың 56 колледжында күңелеңә хуш килгән һөнәрне үз күзләрең белән күреп сайларга мөмкин, укучыларга Уфаның «Рәсәй – минем тарихым» паркында

«Киләчәк лабораториясе» күргәзмә-квестын карарга да тәкъдим ителә.

Укучыларга – киләчәккә билет
Укучыларга – киләчәккә билет
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас