Чишмэ
+31 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
28 Октября 2022, 05:41

«Алтын яр»да балык шәп каба

Эдуард Хәбибуллин белән Венера Мәксүтованың узган елда без язган балыкчылык хуҗалыгы бүгенге көнгә кадәр заманча шартларга яраклашырга тырышып, балык үрчетү белән шөгыльләнә һәм киләчәккә планнар төзи.

«Алтын яр»да балык шәп каба«Алтын яр»да балык шәп каба
«Алтын яр»да балык шәп каба

Балыкчылык хуҗалыклары бөтен ил буенча балык өчен җим табу белән зур кыенлыклар кичерә һәм Белгород өлкәсендәге Шебекино шәһәренең «Лимкорм» җәмгыяте компаниясе бу тармакта монополистка әйләнеп бара диярлек. Мәсәлән, бүгенге көндә балыкка җим алу өчен ярты ел алдан язылырга һәм бәясенең 50 процентын түләп куярга кирәк. Боларның барысы да сәяси хәлләргә һәм чит илдән товар кертү туктатылуга бәйле.

Эдуард белән Венера шулай дип аңлата. Алар менә инде өч ел арендага алынган буада форель һәм карп үрчетәләр, Ар авылы янындагы ул буа 1973 елда мелиорация өчен төзелгән һәм элек колхозныкы булган. Аларның предприятиесе КФХ «Максютова В. Р.»  – «Золотой берег» балыкчылык хуҗалыгы буларак теркәлгән.

– Без экструдер (төрле ашлыкны ваклап гранулаларга, балык өчен файдалы ризыкка әйләндерүче җиһаз) сатып алуга заявка бирдек, кредит бирүл-рен бик көтәбез, югыйсә, башка юл эзләргә кирәк булачак. Әзер җимгә заказ бирү зур проблема, – ди Эдуард. – Карпка ашлыкны сатып алып, пешереп тә ашатканыбыз булды, ә менә форельне алай ашатып булмый. Аның рационының 50 проценты балык оныннан һәм башка өстәмәләрдән тора. Экструдер алу бик ярдәм итәр иде.

– Җим сатып алу белән проблема булгач, хәзер күбрәк карп белән шөгыльләнәбез. Үзебез кул белән «савабыз», инкубациялибез һәм үстерәбез, – ди Венера һәм ачык һавадагы инкубаторны күрсәтә, – анда өч-дүрт көн эчендә кечкенә маймычлар барлыкка килә. Ә менә форель, киресенчә, караңгылыкны ярата, бу балык өчен махсус лотоклар бар, алар әле буш тора. Әлегә кармак белән тоту өчен форельнең зурын сатып алып буага җибәрәбез.

Безгә балык тотарга яратучылар ерактан ук киләләр. Күптән түгел Мәләвездән килделәр. Аларны балык тоту кызыксындыра. Ял итеп тә китәләр. Территориядә беседкалар куелган, шашлык кыздыру мөмкинлеге дә бар. Ә хуҗа, теләсәләр, тотылган балыкны хуш исле йомычкада ыслап та бирә. Болар барысы да табигать кочагында, шау-шулы цивилизациядән ерак урында. Ә кышын кунакларга Ар авылындагы йортта ял итү мөмкинлеге бар.

Киләчәктә алар балык үрчетеп сату өчен ясалма буалар казырга ниятлиләр (бер ел элек без бу турыда язган идек инде), бу планнары тиздән тормышка ашачак.

– Әлеге вакытта бизнес-шериф Артем Бәдретдинов белән шул максатта җир участогы алу белән шөгыльләнәбез. Форельне уылдыктан башлап товарга кадәр үстерәчәкбез. Бу эштә район хакимиятенең ярдәме бәяләп бетергесез, – ди Эдуард Хәбибуллин.

Ир белән хатын актив рәвештә социаль челтәрләрдә язалар, үз эшләрен, килгән балыкчылар тоткан балыкларны күрсәтәләр, авырлыгын үлчиләр. Сер түгел, һәр балыкчы табышы белән мактанырга ярата бит. Балыкчылык хуҗалыгы өчен дә кунакларның канәгать йөзләрен күрү һәм үзләре үстергән балыкларны күрсәтү мөһим.

«Алтын яр»да балык шәп каба
«Алтын яр»да балык шәп каба
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас