Чишмэ
+12 °С
Ачык
Безнең тирә-як мохит
21 октябрь 2022, 06:46

«Тест-драйв» командасы призёр булды

Район Мәдәният сараенда «Балачакның хәвефсез юлы» республика КВН конкурсының төбәк этабы үтте.

«Тест-драйв» командасы призёр булды«Тест-драйв» командасы призёр булды
«Тест-драйв» командасы призёр булды

Гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында узган әлеге бәйге республиканың Эчке эшләр, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырылды.

Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бурычын үтәделәр, жюри әгъзалары бик үк хупламаса да, юл-патруль хезмәтенә кагылышлы көнүзәк темаларга шаярттылар. Ә тамашачылар, киресенчә, барыннан да канәгать калды.

Конкурста узган ел үткәрелгән муниципаль этапларда җиңүчеләр – Иглин, Кырмыскалы, Уфа, Чишмә, Кушнарен һәм Архангель районнары командалары катнашты. Бу юлы көзге каникулда булачак республика конкурсы финалына чыгу өчен көрәш барды.

Командалар «Ашыкмыйча йөрсәң тормыш яхшы» дигән темага сәламләү, «Батыр тумышы белән түгел, ә каһарманлыгы белән дан тота» дип аталган капитаннар бәйгесе, «Юлга чыгарга вакыт» дигән темага фристайл әзерләп күрсәттеләр.

Чарада катнашкан балалар күңелле һәм дәртле итеп чыгыш ясадылар һәм үткен сүзләр белән шаярттылар. Командалар, шаяртуларына карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләренә җитди карарга өндәделәр, бу исә чыгышларның төп идеясе булды.

Жюри фикеренчә, Уфаның «Дорогино патруле» командасы иң яхшысы дип танылды. Балалар уен дәвамында ышанычлы рәвештә җиңүгә таба бардылар. Команда капитаны Данила Снегуров капитаннар бәйгесендә залдагы тамашачыларны сөйкемлелеге, тавыш тембры һәм баһадирларча буй-сыны белән үзенә каратты. Балаларның көнчыгыш әкияте стилендә әзерләнгән музыкаль өй эше дә җиңүгә өлеш кертте.

Безнең чишмәлеләр – «Тест-драйв» командасы бәйге ахырына кадәр җиңүчеләр белән бертигез чыгыш ясап, мактаулы икенче урын алды. Үзләрен артистларча һәм ышанычлы тоткан балалар лаеклы чыгыш ясадылар. Ә «муен тамырына чишмәчә кундыру» дигән шаян сүз чыгыш дәвамында берничә тапкыр кабатланды һәм аның арытаба халык теленә кереп калуы ихтимал.

Ә Иглин районының «Бишенче драндулет» командасына, уен башында юл-патруль хезмәткәрләрен мыскыллап шаяртулары аркасында жюридан кисәтү алган булсалар да, өченче урын бирелде.

Архангель районының «Максимум», Кырмыскалы районының «Жезл» һәм Кушнарен районының «Проспект» командалары «Иҗади команда», «Музыкаль команда» һәм «Биергә яратучы команда» номинацияләрендә башкалардан  аерылып тордылар.

«Тест-драйв» командасы призёр булды
«Тест-драйв» командасы призёр булды
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас