

Без, Чишмә районы сәяхәтчеләре, «Туган як буенча» төркеме составында бер көндә республикабызның ике мәгарәсендә булдык. Аларның беренчесе Салават районында урнашкан һәм Башкортстан энҗеләренең берсе санала. Бу мәгарәнең исемнәре күп – Салават Юлаев, Идрис мәгарәсе һәм башкалар. Алтын көз айларында бу урыннар бигрәк тә матур. Тау башыннан гаҗәеп күренеш ачыла, аста горур Юрүзән ага, искиткеч чиста һава һәм тынлык…
Өйгә кайтканда юл уңаеннан Иглин районына кердек. Бу серле урын безне күптән җәлеп итә иде. Беренчедән, Охлебинин мәгарәсе – геологик табигать һәйкәле. Монда зур, йомры ташлар бик күп, тирә-юньдә карст кыялары. Мәгарә эчендә кристалл кебек чиста сулы ике күл бар. Берсе мәгарәгә керү белән урнашкан, яз айларында ул ике-өч тапкырга зурая. Икенчесе – ераграк, мәгарәнең сул өлешендә. Тирәнлеге бер метрга кадәр җитә. Су өслегендә юка гына, күзгә күренер-күренмәс кальцит каплам бар. Ул аз гына кагылу белән юкка чыга.
Иң кызыгы, монда Сим һәм Агыйдел елгаларының кушылуын күрергә мөмкин. Безнең карашка, бу республикабызның оҗмахка тиң урыннарының берсе! Һәр туристка шунда барырга киңәш итәбез.