Чишмэ
+15 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
3 Октября 2022, 10:15

«Катык бәйрәме» беркемне битараф калдырмады

Гүзәл Хисамова, район Мәдәният сарае методисты «Алар, хезмәт батырлыгы күрсәтеп, үзләренең җиңелмәслеген расладылар»...

«Катык бәйрәме» беркемне битараф калдырмады«Катык бәйрәме» беркемне битараф калдырмады
«Катык бәйрәме» беркемне битараф калдырмады

Барельефта уеп язылган бу сүзләр якташларыбызга – сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда көянтәләп сөт-катыгын һәм үз көче белән эшләп тапкан башка азык-төлекне иңнәренә салып шәһәргә ташыган, башкала халкын ачлыктан коткарган һәм балаларын кием-салым белән тәэмин иткән Чишмә хатын-кызларына багышлана. Никадәр михнәтләр кичерүен үз башына төшкәннәр генә белгәндер, әмма түзгәннәр, сынмаган-нар-сыгылмаганнар…

Шимбә көнне район Мәдәният сараенда үткән «Катык бәйрәме» программасы бай эчтәлекле булды: фойеда сөт ризыклары күргәзмәсе тәкъдим ителде, аны авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре оештырды. Шул темага багышланган фотозоналар, советлар чорындагы сепараторларда сөт аерту буенча осталык класслары берәүне дә битараф калдырмады.

Чишмә Мәдәният сарае сәхнәсендә «Көянтәле фәрештәләр» дигән театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Аны күз яшьләрсез карау мөмкин түгел иде, үткән заманнар тарихы тамашачыларның йөрәгенә үтеп керерлек итеп бәян ителде. Спектакльдә барлык мәдәният хезмәткәрләре, район Мәдәният сарае артистлары, иҗади коллективлар, шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективы катнашты. Тамашачылар артистларны җылы һәм озак алкышларга күмделәр.

«Катык бәйрәме» беркемне битараф калдырмады
«Катык бәйрәме» беркемне битараф калдырмады
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас