Чишмэ
-1 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
23 Сентября 2022, 06:31

Борынгы китапларда – үткәннәрнең чагылышы

Чишмә Тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Дин һәм рухи тормыш. Үткән, хәзерге һәм киләчәк заман» дигән темага дин әһелләре мәҗлесе булды.

Борынгы китапларда – үткәннәрнең чагылышыБорынгы китапларда – үткәннәрнең чагылышы
Борынгы китапларда – үткәннәрнең чагылышы

– Музейга дини китаплар бүләк ителгәч, имамнарны чакырырга булдык. Бездә патша цензурасы белән расланган, 19нчы гасырда нәшер ителгән басмалар һәм алар арасында татар халык шагыйре Сәйфи Кудашның шәхси китапханәсендә булган китаплар да бар. Аларны районның имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангуловка күрсәттек. Ул китапларны җентекләп өйрәнде һәм бүген аларда нәрсәләр язылуы турында сөйләячәк. Бер уңайдан дин әһелләренә музейны да күрсәтәчәкбез, – диде музей директоры Радик Әхмәдиев.

Чара экскурсиядән башланды.

– Кызганычка каршы, музейга тәү тапкыр килдем, бик күп тәэссоратлар алдым! Тормыш иптәшем компьютерга өйрәтү буенча курсларда белем алды, һәм биредә әле экскурсовод сөйләгән кызыклы экспонатларның күп булуы турында әйткән иде. Хәзер инде үзем дә килеп күрдем, – диде Калмаш мәчете имамы Рәзил хәзрәт.

– Халкыбызга фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, – дип тәбрикләде имамнарны Зөфәр хәзрәт конференцияне ачканда. – Рухи тормышны саннар белән генә бәяләп булмый, шулай да районда утыз мәчет эшләве турында әйтеп үтәргә кирәк. Бүгенге көндә тагын алты мәчет төзелә һәм тиздән алар да эшли башлаячак, бу дини тормышның арытаба үсеш алуы турында сөйли.

Кеше динсез яши алмый. Иман ныклы булсын өчен белем кирәк. Ата-бабаларыбыз моны яхшы аңлаганнар һәм китапның кадереп белгәннәр. Мәсәлән, «Белем көзгесе» китабының тышлыгында, 1935 елда 16 килограмм арыш оны биреп сатып алдым, дип язылган (хәзерге бәяләр буенча ул якынча 1200–1500 сум). Ислам динендә белем – иң зур байлык дип исәпләнә, һәм үзең белгәнне кешеләр белән уртаклашырга тиешсең. Музей фондында «Алты бармак китабы» дигән кызыклы атамадагы тагын бер китап бар. 1899 елда чыккан әлеге әсәрнең исеме аның авторы – фарсы галиме Мөхәммәд Әл-Фәрахинең Алты бармак кушаматы белән бәйле. (Автор куйган исеме – «Мөхәммәднең пәйгамбәрлеген дәлилләү һәм Әхмәднең матур сыйфатлары тасвирламасы»). Бу китапта Коръәннән аятьләр, хәдисләрдән өзекләр китерелә, пәй-гамбәрләрнең тормышы, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең гамәлләре турында бәян ителә.

Музей фондындагы китаплар исламга гына кагылмый, алар арасында христианнарның изге китабы – гарәп хәрефләре белән бастырылган «Евангелие от Марка» китабы да бар.

Зөфәр хәзрәт имамнарны тарихны өйрәнергә, халык белән аңлату эше алып барырга чакырды.

– Тарихны, әдәбиятны үзегез дә өйрәнегез, авылдашларыгызны да шуңа өндәгез. Кирәкле сүзләрне ишеткәч һәм укыгач, кешенең иманы ныгый, куркуы юкка чыга, – диде имам-мөхтәсиб.

Борынгы китапларда – үткәннәрнең чагылышы
Борынгы китапларда – үткәннәрнең чагылышы
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас