Чишмэ
+15 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
21 Сентября 2022, 05:00

Шәйморатовчылар сафында

Рәсәй герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Күчмә кубок Күмертау укучыларында!

Шәйморатовчылар сафындаШәйморатовчылар сафында
Шәйморатовчылар сафында

Күмертау шәһәренең 10нчы мәктәбенең шәйморатовчылар сыйныфы укучылары «Җәйге шәйморатовчылар уеннары»нда абсолют җиңүче дип танылдылар. Хәрби-спорт уеннары Чишмә районының «Патриот» паркында үтте. 20 команда арасында Архангель, Белорет, Благовар, Зилаир, Илеш, Калтасы, Кушнарен, Стәрлебаш, Тәтешле, Нуриман, Уфа районнары һәм Межгорье, Салават, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләре командалары да бар иде. Алар Республика көнендә Уфада Рәсәй герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылуда катнашачаклар һәм тантаналы рәвештә «шәйморатовчылар» сафына алу тантанасында катнашачаклар.

– Мин – баш «шәйморатовчы», үземә дә укучыларымныкы кебек форма тектердем. Алар белән горурланам, чөнки укучыларым җиңүчеләр рәтендә. Уеннардан яхшы тәэссоратлар белән кайттык. Безнең команда барлык сынауларны да лаеклы үтте. Яшермим, кайбер каршылыкларны үтү авыр булды.

Барлык мизгелләрне дә фотого һәм видеога төшерергә, балаларга рухи яктан ярдәм итәргә тырыштым. Әмма соңыннан үзем дә бераз арыдым, – дип елмайды Стәрлебаш районының 1нче мәктәбенең 5А сыйныф җитәкчесе Рима Мостафина.

– Ярышларда иң мөһиме – тизлек һәм иптәшеңә ярдәм итү теләге, чөнки бу команда уены, – диде Межгорье шәһәреннән килгән бишенче сыйныф укучысы ун яшьлек Влад Мөхәррәмов.

Ярышларда Межгорье командасының җиңү яулавын билгеләп үтик.

БР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, 2022–2023 уку елында Башкортстан Республикасының муниципаль районнарында, шәһәр округларында, дәүләтнең бюджет карамагындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә Рәсәй Федерациясе герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 79 сыйныф ачылды. Шәйморатовчылар сыйныфларында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе кавалеристларының батырлыгы, рухи-әхлакый кыйммәтләр, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, актив гражданлык позициясен булдыруга булышлык итү мисалында илебез тарихы, ватанпәрвәрлек, Ватаныбыз белән горурлану хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән системалы эш алып барыла.

Шәйморатовчылар сафында
Шәйморатовчылар сафында
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас