

Агымдагы елның 24 сентябрендә Чишмә районы территориясендә тарихи һәйкәлләр – Турахан һәм Хөсәенбәк кәшәнәләре янында агачлар утыртылачак.
Чара «Урманнарны саклыйк» Бөтенрәсәй акциясе барышында уза, бөтен ил буенча 80 миллион агач утырту планлаштырыла.
«Урманнарны саклыйк» акциясе безнең илдә дүртенче ел рәттән, Рәсәйнең табигый ресурслары һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Милли өстенлекләр», «Хәтер бакчасы» җәмгыятьләре, Бөтенрәсәй табигатьне саклау җәмгыяте һәм Гомумрәсәй халык фронты ярдәмендә үтә.
Башкортстанда узган елның көзендә ике миллион агач үсентесе утыртылды. Ул вакытта акциядә 80 меңнән артык кеше катнашты. Рәсәй урман хуҗалыгы хәбәр итүенчә, республика анда катнашучылар саны буенча беренче урын алган.
Быел «Урманнарны саклыйк» акциясе Башкортстанда 12 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итә. Республика урманчылары агач утырту өчен участоклар әзерли инде.