Чишмэ
+27 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
31 Августа 2022, 05:37

Яшь туристлар тәүге тапкыр турпоходта булдылар

«Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыяте»нең Чишмә районы оешмасы 21 августта «Чикләрсез туризм» проекты барышында Эльза Янабаева инициативасы буенча, бу юлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм «3D» оешмасы волонтерлары өчен икенче күчмә чара оештырды.

Яшь туристлар тәүге тапкыр турпоходта булдыларЯшь туристлар тәүге тапкыр турпоходта булдылар
Яшь туристлар тәүге тапкыр турпоходта булдылар

«Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыяте»нең Чишмә районы оешмасы 21 августта «Чикләрсез туризм» проекты барышында Эльза Янабаева инициативасы буенча, бу юлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм «3D» оешмасы волонтерлары өчен икенче күчмә чара оештырды.
Турпоход өчен барлык кирәк-яракларның президент гранты фонды хисабына сатып алынуын әйтеп үтик. 500 мең сум тәшкил иткән әлеге грантны алу өчен, чишмәлеләрдән тыш, тагын биш район көрәште.
«Чикләрсез туризм» проекты ел ярымга яки 6 тапкыр кая да булса баруга исәпләнгән. Икесе август аенда узды инде. Калган дүртесе 2023 елның май, июнь, июль һәм август айларына планлаштырыла.
Туристик сәяхәтнең максаты поход шартларында исән калу күнекмәләрен өйрәнү. Балалар юл табарга, ут кабызырга, палаткалар куярга өйрәнделәр, компас белән таныштылар һәм үзләре төшке аш әзерләделәр. Моннан тыш, күлдә көймәләрдә йөзеп биремнәрне үтәделәр һәм туристик төен бәйләү серләренә төшенделәр. Боларның барысына да аларны тренер Мансур Дәүләтшин өйрәтте. Аның сүзләренә караганда, әгәр кешене исән калу күнекмәләренә өйрәтсәң – ул урманда да югалып калмаячак, юк икән, азык-төлек булганда да үзенә ризык әзерли алмаячак. Сау-сәламәт кешеме ул яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәнме, анысы мөһим түгел – поход рухны чыныктыра.
Балалар бик теләп сәфәргә чыгулары турындагы тәэссоратлары белән уртаклаштылар, алар өчен иң авыр сынау палаткалар кую булган. Лупа ярдәмендә ут табу да мавыктыргыч һәм дулкынландыргыч булды, ди алар.
Табигатькә чыккач беркем дә эшсез утырырга теләмәгән, оештыручылар һәркем өчен кулдан килердәй шөгыль тапкан – савыт-саба юганнар, насос белән тын тутырганнар һәм башка төрле эшләр-
не бик теләп башкарганнар.
– Сәфәр бик шәп! Якты һәм истә калырлык мизгелләр күп булды. Бу вакыт эчендә бер-беребез белән якыннан танышып өлгердек, дуслаштык һәм аралашуны дәвам итәчәкбез. Учак янында утыруыбызны, шашлык һәм маршмеллоу кыздыруыбызны һәм карбыз ашавыбызны искә алачакмын – бик күңелле булды! – ди волонтерлар хәрәкәте капитаны Дарья Антипова.
Үсмерләр хәрәкәте җитәкчесе Эльвира Яковлева, үз чиратында, балалар белән сәфәрләрне еш оештыруын, әмма бу юлы аның башкачарак үтүен билгеләде, чөнки алар бик күп яңалыклар турында белгәннәр, бер-берсе белән танышканнар һәм дуслашканнар.
«3D» волонтерлык хәрәкәтендә 30лап фикердәш бар, күл буена шуларның 11е генә килә алган. Ә мөмкинлекләре чикле балалар бишәү булган. Сәфәрдән соң Артем Пикалов та волонтерлар сафына кушылырга теләк белдергән.
Бу инвалид балалар өчен район тарихында тәүге сәфәр. Балалар да, оештыручылар да уңай тәҗрибә туплаган. Киләсе елларда да шундый турслет оештырылачак.

Яшь туристлар тәүге тапкыр турпоходта булдылар
Яшь туристлар тәүге тапкыр турпоходта булдылар
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас