

Тәүге чара герой исемен йөртүче урамда башланды, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин аның хөрмәтенә истәлек тактасын ачтылар. Шагыйрьне искә алу өчен яугир-интернационалистлар, шул урамда яшәүчеләр, кунаклар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре дә килде.
Арытаба Тарих-туган якны өйрәнү музеенда шагыйрьнең тормыш юлын чыгылдырган «Рухым югары минем» дип аталган күргәзмәне ачу тантанасы булды.
Аның тулы исеме – Габдерәхим Габделсаттаров, ул Түбән Хаҗәт авылында дөньяга килгән, әтисе Сөләйманның бирегә Абдулла авылыннан мулла вазифасына чакырылуы билгеле. Ул Уфа шәһәренең 2нче мәктәбендә белем ала, кечкенәдән әдәбият белән мавыга, шигырьләр яза. Мәктәптән соң үзен төрле һөнәрләрдә сынап карый, Ерак Көнчыгыштан башлап Карелиягә кадәр ил гизә. 1937 елда журналист булып китә, совет-фин сугышында катнаша.
Саттар Ватан сугышының беренче көннәрендә үк үз теләге белән фронтка китә. Десант гаскәрләргә билгеләнә, җаваплы операцияләрдә катнаша. 1942 елның маенда фашистлар кулына әсирлеккә төшә. Беренче айларда Смоленск һәм Борисов хәрби лагерьларында була, аннары Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла.
Анда ул Абдулла Алиш белән очраша, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре оештырган фашистларга каршы яшерен оешма әгъзасы була. Тоткынлыкта да шигырьләр язуын дәвам итә, соңын-нан бу язмалары «Җыр дәвам итә» җыентыгына кертелә.
1943 елда Рәхим Саттарны Берлиндагы «Идел-Урал» гәзитендә эшләргә алып китәләр, ул анда гитлерчыларга каршы листовкалар язуда һәм таратуда актив катнаша. 1943 елның июнендә тиздән кулга алыначагын белеп, качып китә.
Раил Әсәдуллин укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап түбәндәге сүзләрне әйтте:
– Без Саттар кебек шәхесләр үрнәгендә ватанпәрвәрләр тәрбиялибез. Әлеге чарага укытучыларның август киңәшмәсе алдыннан җыелдык, шагыйрь турындагы хатирәләребез укучыларыбызның һәм хәтта аларның әти-әниләренең йөрәгенә дә барып җитәргә тиеш. Р. Саттар туган иле белән бәхилләшеп, әмма кире кайту турындагы хыял белән киткән.
Чараны алып баручылар кунакларны шагыйрь биографиясендәге кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар, хәтер кичәсе Мәдәният сарае артистлары чыгышлары, фильм күрсәтү, аның шигырьләрен яттан сөйләү белән чиратлашып барды. Сүз уңаеннан, район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен уку бәйгесен оештырырга һәм аны Рәхим Саттар исеме белән атарга тәкъдим итте.
– Бүген без шагыйрь, журналист, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан якташыбыз Р. Саттар турында бик күп яңалыклар белдек. Киләчәктә бу мәгълүматны эшебездә кулланырбыз, дип ышанам, – диде музей директоры Р. Әхмәдиев.