Чишмэ
+15 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
12 Августа 2022, 05:27

Яңа Муса авылының 100 еллыгы

Узган ял көннәрендә Яңа Муса авылының 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды. Юбилейга тумышы белән бу яктан булган, әлеге авылда балачагы, яшьлек чоры үткән авылдашлар һәм кайткан кунаклар җыелдылар.

Яңа Муса авылының 100 еллыгыЯңа Муса авылының 100 еллыгы
Яңа Муса авылының 100 еллыгы

– Чынында юбилей бер ел элек булды, әмма карантин чикләүләр аркасында аны быел гына үткәрә алдык. Гражданнар җыенында бу идеяне хупладылар, чөнки авыл халкы кече туган ягын бик ярата. Бәйрәм өчен акча җыю да авыр булмады. Шуның ярдәмендә авылда яшәүче күпләр «Иң оста бакчачы» яки «Иң яшь кеше» номинацияләрендә җиңеп, кыйммәтле бүләкләр (юрганнар, сервизлар, чәйнекләр һ. б.) алдылар. Җиңүчеләрне тавыш бирү юлы белән билгеләдек, – дип сөйләде чараны оештыручыларның берсе Фәнирә Гаймалетдинова.

Бәйрәмгә килүчеләрне җыр-моң каршы алды. Балаларның игътибарын шунда ук урнаштырылган батутлар һәм уенчыклар тезелеп киткән палаткалар җәлеп итте. Сәүдә рәтләре шашлыклар һәм башка тәм-томнар белән тулы иде. Тамак ялгап алырга теләүчеләр өстәл яныннан урын алдылар.

Мәдәни программа бик бай булды – артистлар, мәктәп укучылары, җырчылар һәм хәтта курайчы чыгыш ясады. Бәйрәмгә беренчеләрдән булып кызлары Милана һәм Каролина белән Винера Габдрахманова килде. Алар, Венераның әти-әнисе кебек үк, Яңа Муса авылының төп халкы. Шуңа күрә бәйрәмне оештыруда бик теләп һәм актив катнашканнар.

Мәктәп укучысы Денис Бикташев, дусларына багышланган җыр башкарып, бәйрәмгә ямь өстәп җибәрде. Ә Чишмә районы хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Ришат Мансуров авыл халкын сәламләп, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Новотроицкий авыл Советы хакимияте башлыгы Наил Шәйхетдиновка биләмә ихтыяҗлары өчен триммер тапшырды.

Кайчандыр авылда туып-үскән һәм бу көнне авылның 100 еллык юбилее уңаеннан кайткан, тормышта зур уңышларга ирешкән күпләр туган якларына, авылдашларына багышлап җылы сүзләр әйттеләр.

Авыл халкын бигрәк тә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы һәм композитор Ризван Хәкимовның үз җырла-ры белән чыгыш ясавы сөендерде. Соңрак хезмәт этләренең «һөнәрләре» күрсәтелде, алар да зур кызыксыну уятты.

Арттырмыйча әйтергә була, бәйрәм бик бай эчтәлекле булды һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Яңа Муса авылының 100 еллыгы
Яңа Муса авылының 100 еллыгы
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас