

– Адаптив спорт – ул реабилитация, психологик халәтне яхшырту, җәмгыятьтә аралашу, ә кайбер кешеләр өчен тормыш рәвеше. Без үзебезнең оешмага йөрүче кешеләрнең тормышын кызыклырак итәргә, аларга тирә-юньгә яңача карарга ярдәм итәргә телибез, – ди оешма рәисе һәм проект авторы Эльза Янабаева.
Барлык кирәкле туристик җиһазларны (палаткаларны, чатырларны, көймәләрне һ. б.) президент гранты фонды хисабына сатып алганнар, ә сәяхәткә чыгу урыны итеп Акзират күле буен сайлаганнар.
– Бу безнең икенче грантыбыз, беренчесе «Мөмкин булмаганны эшләү» проекты иде. Ул акча инвалидлар җәмгыятенең Тракт урамы, 12 адресы буенча урнашкан кечкенә спорт залына тренажерлар алуга тотылды. Быел да анда грант исәбенә велотренажер, гантельләр һәм гриф сатып алдык, – дип сөйләде Эльза.
Ел саен төрле турслетларда катнашканга күрә, спорт белән шөгыльләнү – күнегүләр ясау мөһим. Шуңа күрә августтагы беренче сәфәр – инструктор Мансур Дәүләтшин белән туристик күнекмәләрне ныгыту максатында оештырылган чара.
Алар, булган тәҗрибәдән чыгып, Акзират күлендә көймәләрдә йөргәннәр, төеннәр бәйләгәннәр, үзләрен киләчәктә ярышларда көтәчәк сынауларны – коляска белән юлда ориентир табу һәм ярышу буенча күнекмәләр узганнар.
– Мин бирегә Эльза Янабаева ярдәмендә килдем, – диде тренер Мансур Дәүләтшин. – Ул үгетләп кенә калмады, үзенең холкы белән шаккатырды.
Эльза спорт биюләре белән шөгыльләнә, шпага, рапира, кылыч белән фехтовать итә, узган елда Рәсәй чемпионы булды. Мин алар белән икенче ел шөгыльләнәм. Планнарыбыз бик кыю, ә йөкләнешләр һәм сынаулар куркытмый, һәм безгә күбрәк йөрү өчен машина булсын иде. Ә тагын да, районда республика турслетын үткәрү турында хыялланабыз, – дип сүзен дәвам итте Мансур Нургали улы.
Быел районның инвалидлар җәмгыяте командасы Хәйбулла районында туризм буенча үткән республика ярышларында гомумкоманда зачетында өченче урын алып кайтты. Анда алар үз көчләрен катамараннарга утырып су трассасында, тауларга үрләүдә, коляскаларны бормалы юлларда йөртүдә сынадылар. Ә пешекчеләр бәйгесендә икенче урын алдылар.
Индира Каспранова үз тормышында беренче тапкыр мондый сынауларда катнашкан. Бу хакта ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:
– Катлаулы һәм куркыныч булса да кызыклы булды. Без бит күп вакыт өйдә утырабыз, шуңа күрә бу минем өчен зур тәҗрибә. Хәзер спортзалга барып шөгыльләнү турында уйланам. Тормышта төрлелек булырга тиеш, – ди Индира.
Президент грантын алуга, чишмәлеләрдән тыш, тагын биш район исәп тота, ул 500 мең сум тәшкил итә. «Чикләрсез туризм» проекты ел ярымга яки 6 тапкыр сәяхәткә чыгуга исәпләнгән. Агымдагы елның августында инвалид һәм приютта тәрбияләнүче балалар өчен дә шундый чара үткәрү планлаштырыла. Калган дүртесе 2023 елның май, июнь, июль һәм август айларында узачак.