Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Нуриянең истә калырлык ялы

Чишмәдә яшәүче Нурия Мөхәммәтшина өч көн ялын дуслары белән бергә үткәргән. Алар катамараннарда эссе кояш астында тыныч кына агучы Әй елгасы буйлап Көньяк Уралның иксез-чиксез матурлыгын күзәткәннәр.

Нуриянең истә калырлык ялы
Нуриянең истә калырлык ялы

– Салават районының Лаклы авылына кадәр 53 чакрым ара үттек. Арендага катамаран алдык та, кирәкле барлык әйберләрне һәм азык-төлекләрне шунда төядек. Андагы матур табигать күренешен тасвирлап бетәрлек түгел, үз күзләрең белән барып күрергә кирәк. Катамаранга Шахта дип аталган урыннан утырып киттек. Сул як ярдан, ясалма мәгарәдән җир асты сулары агып чыга. Бу шахта янында урнашкан җир асты суларын агызу өчен эшләнгән. Арытаба коры шарлавыклар янында тукталдык. Яз көне аларның дулкынланып агуын күзәтергә була, җәйләрен алар кыргый джунглины хәтерләтә. Тирә-якка хозурланып барганда, курыкмыйча, ризык өмет итеп безнең янга йөзеп килгән кыргый үрдәкләрне, яр буенда агач өстендә басып торган челәнне күрдек. 60нчы елларда барлыкка килгән Оҗмах фонтаны янында тукталдык. Аның суы салкын һәм чиста, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Нурия Тәлгать кызы.

Сәяхәт итүчеләр катамаранда йөзеп барганда известь яткылыкларыннан хасил булган Капка таш һәм тип-тигез стеналы Лачын таш кыясы яныннан узганнар.

Нурия сөйләвенчә, алар үзләре кебек елга буйлап йөзүчеләрнең күп булуына гаҗәпләнгәннәр. Анда Пермь, Татарстан, Ульяновск, Чиләбе һәм Санкт-Петербургтан килгән туристларны очратканнар.

– Җылы кичләрдә учакта тәмле балык шулпасы пешереп ашадык, шашлык кыздырдык. Катамаранда йөзгәндә газ горелкасы ярдәмендә хәтта коймак пешереп ашау җаен да таптык, – дип өстәде Нурия Мөхәммәтшина.

Әй – Көньяк Урал таулары итәгеннән тугайлар буйлап бормаланып агучы елгаларның берсе. Аны ике яклап урманлы таулар уратып алган, кайбер урыннарда кыялар дивар булып нәкъ суга төшәләр. Ул су астыннан килеп чыккан күп санлы текә кыялары, мәгарәләре, шулай ук төрле риваятьләр йөргән истәлекле урыннары белән дә кызыклы. Яр буендагы кыяларда хәтта борынгы рәсемнәр дә сакланган. Биредә машина кую өчен саклана торган парковка бар, катамаранны арендага алып була.

Нуриянең истә калырлык ялы
Нуриянең истә калырлык ялы
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в