Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Саумысыз, авылдашлар!

23 июльдә Салих авылында «Саумысыз, авылдашлар!» чарасы булып узды.

Саумысыз, авылдашлар!
Саумысыз, авылдашлар!

Бәйрәмгә килгән кунакларны күңелле көй-моңнар, тәмле пылау исе, батутлар, өстәл уеннары һәм карусельләр каршы алды. Акланда алдан ук авыш багана урнаштырылган һәм аягыннан бәйләп куелган әтәч уеннар һәм ярышлар башлануын көтте. Бу юлы хәтта уенчыклар белән сәүдә итү өчен палатка да бар иде.

Соңгы әзерлек барган арада Гайшә Заһирова тыпырдап биюгә төшеп китте.

– Яшь чагымда өч күршем белән тулай торакта яшәдем, химзаводта эшләдем, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булса берсен дә кире какмадым. Танышларымның улы яки кызы унынчы сыйныфны тәмамлауга килеп, укырга кергәнче һәм тулай торакка урнаштырганчы минем янда торалар иде. Кияүгә чыккач та барысына да ярдәм итәргә тырыштым. Ә хәзер җәй көннәрендә иремнең туган авылы Салихта яшибез, безнең йорт алдын күрсәгез икән, нинди генә чәчәкләр юк анда!

15 сутый җирдә рәхәтләнеп бакча үстерәбез, җиләккә йөрибез, күршеләр белән аралашып яшибез. Ә менә бүген бик күңелле бәйрәм, күптән бергә җыелганыбыз юк иде, – диде ул.

Ә Рәвидә Гәрәева туган авылыннан 1948 елда чыгып киткән, уку йортын тәмамлаган, мәктәп директоры булып эшләгән һәм бүгенге көнгә кадәр Караякуп авылында яши. Бу сөйкемле һәм көчле ихтыярлы ханымга 90 яшь инде. Балачагы, яшьлек чоры үткән авылда туганнары калмаса да, ул кече туган ягы турында онытмый һәм бик теләп бәйрәмгә килгән.

Алкин биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева авыл активистларына грамоталар тапшырды, бәйрәмгә килүчеләр алдында җылы итеп чыгыш ясады, аннары барысы белән бергә күңел ачты.

Әлеге чараны авылдашлары ярдәмендә Мәдәният йорты мөдире Эльза Заһитова оештыруын билгеләп үтик.

– Безнең районда тәүге «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме нәкъ Салих авылында үткән иде. Халык мондый чараларга йөрергә ярата, туганнарны җыеп авылдашлар очрашуы үткәрик диючеләр күп, – диде Диләрә Зиннәт кызы.

Авылдашлар карантин чикләүләр вакытында мондый аралашуны сагынганнар. Басу эшләре кызган мәл булу сәбәпле, күпләр чарага вакытында килә алмасалар да, кәефләре кырылмады.

 

Саумысыз, авылдашлар!
Саумысыз, авылдашлар!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: