

Җиләк җыярга Чишмә халкы гына түгел, читтән килүчеләр дә бар. Бу көннәрдә питомник янында машиналар күп, димәк, татлы җимешкә ихтыяҗ бар. Халык кассага чиратны иртәдән үк ала башлый. Эш көннәрендә кеше күп булмаса да, үткән ялларда җиләк җыярга теләүчеләр саны якынча җиде йөз кешегә җиткән. Экологик чиста, химия белән эшкәртелмәгән җиләк җыю өчен безнең районнан гына түгел, якын-тирә торак пунктлардан да киләләр.
Мульча пленка капланган, тамчылап су сибелгән басуларда җиләкне питомникның үз эшчеләре һәм вакытлыча эшкә урнашучылар җыя, барлыгы 60лап кеше эшли. Питомник үз продукциясен Чишмә, Дәүләкән районнарында, Уфада, питомник янындагы киоскта, Чишмәдә автолавкаларда сата. Сатуга җиләкнең «Румба», «Джоли», «Элеганс», «Флоренция», «Кабрила», «Монтерей», «Мурано» дигән ремонтант сортлары чыгарыла.
– Бүген иртән Гагарин базарыннан өч килограмм җиләк сатып алдым. Ашап бетердек тә инде. Бер бозылган җиләк тә булмады. Тәмле, хуш исле иде, бик канәгатьбез, – дип үз фикерен белдерде Уфадан килгән сатып алучы Влада Кәримова.
Уңышка килгәндә исә, аңа, һичшиксез, һава шартлары тәэсир итте. Питомник хезмәткәрләре бәяләвенчә, быел җиләк, узган ел белән чагыштырганда, күпкә азрак. Яңгырлар басуларны үз вакытында утауга комачаулады, җиләк соңрак өлгерде.
– Яз ахыры һәм җәй башы салкын килде, кыраулар да булды. Боларның барысы да уңышка тискәре йогынты ясады. Июнь аенда да көчле яңгырлар явып үтте, шул сәбәпле уңыш азрак булды, без күбрәк булыр дип көткән идек. Шуңа күрә киләсе яллар җиләк җыюның соңгы көннәре булыр дип уйлыйм, – дип аңлатты баш агроном Илшат Карачурин.