Чишмэ
+16 °С
Дождь

Хәрби частьта экскурсиядә булдылар

Узган җомгада «Яшь спецназчы» балалар лагерена барган балалар өчен хәрби часть буйлап экскурсия үткәрелде.

Хәрби частьта экскурсиядә булдыларХәрби частьта экскурсиядә булдылар
Хәрби частьта экскурсиядә булдылар

Лагерьдагы көн тәртибе бер дә балаларныкынча түгел. Егетләр, иртәнге тугызда ике автобуска утырып, Алкин-2 авылында урнашкан 12нче гвардия инженерлык бригадасына киттеләр.

Армиядә тиеш булганча контроль пункт аша үткәннән соң хәрби әзерлек классына юл тоттылар, анда хәрби часть һәм хәрбиләр һөнәрнең катлаулы гына түгел, ә мактаулы да булуы турында кыскача мәгълүмат тыңладылар.

– Мөһим вакытта һәр ир-ат Ватан сагына басарга, шуңа күрә барлык егетләр дә армия хезмәтен үтәргә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте үз чыгышында егетләргә хәрби часть хезмәткәре.

Мәктәп укучылары аның белән бергә казармаларда булдылар, хәрбиләрнең көндәлек тормышы белән таныштылар. Солдатлар яшәгән бүлмәләрне карап чыктылар, пөхтә итеп җыештырылган караватларны күрделәр.

Экскурсия барышында егетләргә хәрби бурычларны үтәгәндә кулланыла торган кирәк-яракларны күрсәттеләр. Бу алар өчен чын сугыш коралларын күрү мөмкинлеге булды. Балалар Дан аллеясы буйлап уздылар, анда геройларның фоторәсемнәрен карадылар, аларның батырлыклары турындагы мәгълүматларны укыдылар. Соңрак актлар залында саперларның эше турында фильм карадылар, ул беркемне дә битараф калдырмады.

Этләр питомнигына бару укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Кинологлар балаларга частьтагы этләрне, алар белән күнекмә үткәрә торган мәйданчыкны, командаларның ни дәрәҗәдә төгәл башкарылуын күрсәттеләр. Балалар кинологлардан этне өйрәтү өчен күпме вакыт кирәк булуы, нинди этләрне алулары, аларның кайчан һәм кая «пенсиягә» китүе турында сораштылар. Яшь армиячеләр бер этне өйрәтүгә ике айдан бер елга кадәр вакыт китүе турында белделәр. Ачыклануынча, этләр дә яугирләр исәбендә хезмәт итә икән. Һәм, әлбәттә, һәр яшь спецназчының этләрне сыйпап карау һәм алар белән истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге булды.

Балалар әлеге сәфәрдән канәгать калдылар, хәрби часть хезмәткәрләре егетләргә армия хезмәте турында күпне белергә ярдәм иттеләр. Малайлар кызыклы экскурсия өчен рәхмәт әйтеп кайтыр юлга чыктылар, автобуска утыргач үзләренең дә армиядә хезмәт итәргә теләүләрен әйттеләр.

 

Хәрби частьта экскурсиядә булдылар
Хәрби частьта экскурсиядә булдылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас