Чишмэ
+17 °С
Облачно

Үзләрен солдат итеп тойдылар

Дүшәмбе көнне Дурас авылы мәктәбендә балалар һәм үсмерләр өчен профильле «Яшь спецназчы» хәрби-спорт лагерен ачу тантанасы үтте. Әлеге лагерь авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен тәгаенләнгән.

Үзләрен солдат итеп тойдыларҮзләрен солдат итеп тойдылар
Үзләрен солдат итеп тойдылар

Хәрби-спорт лагере берничә ел дәвамында эшләп килә. Аның төп максаты – киләчәк буында ватанпәрвәрлек сыйфатлары һәм сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләү.

10–17 яшьлек балалар биредә үзләрен булачак хәрби хезмәткәрләр сыйфатында сынап карыйлар, армия тормышы нигезләрен өйрәнәләр. Кайберләре беренче тапкыр сафка баса. Үсмерләр районның төрле мәктәпләреннән килгән. Алар лагерьда ял иткәндә чын ир-атларга тормышта кирәк булачак күнекмәләр алырбыз, дип өметләнәләр.

Менә профильле сменадагы ике взвод парад киемдә тантаналы сафка басты. Малайларны район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова сәламләделәр, лагерьны оештыручылар аларга яхшы ял итүләрен теләделәр.

33 үсмер биш көн дәвамында саф һавада ял итәчәк, һәм шул ук вакытта файдалы һәм мавыктыргыч эш белән дә шөгыльләнәчәк. Хәрби-спорт лагеренда балаларның һәр сәгате билгеләнгән: йокыдан тору белән иртәнге зарядка башлана, аннары тамак ялгап алалар, спортның хәрби-гамәли төрләре буенча күнекмәләр үтә, сафта йөриләр, команда уеннары була. Аларның күбесе өчен өйдәге гадәти тормыштан аерылып, солдатларныкына охшаш мохиттә яшәү мавыктыргыч шөгыль булып тора.

Балаларны көненә алты тапкыр ашату оештырылган. Шулай ук бай эчтәлекле программа да әзерләнгән: төрле әңгәмәләр, Ватан сугышы тарихы буенча лекцияләр, нәфис һәм документаль фильмнар карау, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашулар, Алкин-2 авылындагы хәрби частька экскурсия, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла.

Сәламәтләнү процедуралары да үткәрелә. Укучылар «Чишмә» спорт-савыктыру комплексы бассейнына барганнар. Яшь спецназчылар шулай ук поселокның башка истәлекле урыннарында да булганнар. Тарих-туган якны өйрәнү музеенда алар өчен экскурсия оештырылган, ватанпәрвәрлек дәресе үткәрелгән. Балалар төрле кораллар, сугыш кирәк-яракларын карый һәм үзләрен хәрби итеп тоя алганнар. Булачак Ватанны саклаучылар Успение чиркәвендә һәм Хөсәен бәк мәчетендә дә булганнар, дин әһелләре белән иман һәм тугрылык турында фикер алышканнар.  

– Хәрби формадагы кеше тәртип, әдәплелек һәм намуслылык кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Әлеге лагерьга икенчегә килдем һәм миңа монда ошый. Биредә чыдамлылык һәм ихтыяр көче кебек сыйфатларга ия булдым, – дип сөйләде Шөнгәккүлдән килгән Айдар Зиннәтуллин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә бирегә үз эшләре турында сөйләргә һәм техника күрсәтергә килгәннәр. Балалар аларны игътибар белән тыңлаганнар, хезмәткәрләр куллана торган техника һәм кирәк-яраклар белән танышканнар, аеруча су бирү системасы һәм элемтә чаралары белән кызыксынганнар. Укучылар да коткаручы яки янгын сүндерүче булырга теләүләре, әлеге һөнәр ияләренә еш кына хәвефле шартларда һәм гомерләрен куркыныч астына куеп эшләргә туры килсә дә, шул һөнәрне сайларга теләүләре турында сөйләгәннәр.

Балаларның күбесенә җәйге ялларын шулай үткәрү ошый. Бу, өйдә утыруга караганда, күпкә кызыклырак, өстәвенә, яңа дуслар табарга, күп нәрсә турында белергә, спорт белән шөгыльләнергә, һәм, әлбәттә инде, яңа тәэссоратлар алырга, соңыннан бу турыда сыйныфташларыңа сөйләргә мөмкин.

Шуны да өстәп әйтергә кирәк, смена дәвамында балаларга тәүлек әйләнәсенә хәвефсезлек тәэмин ителә һәм кирәк очракта медицина ярдәме дә күрсәтелә.

Үзләрен солдат итеп тойдылар
Үзләрен солдат итеп тойдылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас