Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Һәрвакыт әзер!

19 май – Рәсәйдә балалар иҗтимагый оешмалары көне, совет чорында ул Пионерия көне дип атала иде. Безнең илдә «Рәсәй укучылары хәрәкәте», «Яшь армия» кебек иҗтимагый берләшмәләр саны арта. Республикада укучылар «Башкортстан пионерлары» сафына керә. 1992 елда оештырылган әлеге хәрәкәт бүгенге көнгә кадәр гамәлдә.

Һәрвакыт әзер!
Һәрвакыт әзер!

19 май – Рәсәйдә балалар иҗтимагый оешмалары көне, совет чорында ул Пионерия көне дип атала иде. Безнең илдә «Рәсәй укучылары хәрәкәте», «Яшь армия» кебек иҗтимагый берләшмәләр саны арта. Республикада укучылар «Башкортстан пионерлары» сафына керә. 1992 елда оештырылган әлеге хәрәкәт бүгенге көнгә кадәр гамәлдә.

Күптән түгел поселокның Пионерлар һәм укучылар йортында Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллык юбилее уңаеннан районның «Прометей» оешмасы сафларына яшь пионерлар кабул ителде. Чарага чакырылган мөхтәрәм кунаклар районның ундүрт авыл мәктәбеннән килгән 106 дүртенче сыйныф укучысына тантаналы шартларда галстуклар бәйләделәр.

Без дүртенче сыйныф укучылары Арина Карапчанова һәм Илназ Ялалетдинов белән сөйләшеп тордык. Алар пионерлар сафына керүләре белән горурланулары турында гы тәэссоратлары белән уртаклаштылар, яхшы укырга, өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм игелекле эшләр башкарырга теләүләре турында сөйләделәр.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров укучыларны пионерлар сафына алынулары белән котлап чыгыш ясады һәм үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты. Үз вакытында ул да, 4нче мәктәп укучысы буларак, пионерлар сафына алынган.

Муниципаль терәк үзәге методисты, 80нче еллар пионеры, Калмаш мәктәбенең Зоя Космодемьянская исемендәге дружина рәисе Нурия Мөхәммәтшина да дүртенче сыйныф укучыларына котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Балаларга укуларында уңышлар теләде, бәйрәм белән котлады, аларның кәефен күтәреп җибәрде, «пионерлар рухы» үрнәген күрсәтте.

Соңыннан балалар өчен төрле уеннар, осталык класслары, флешмоб оештырылды.

Алар алдында «Фейерверк», «Бусинки» ансамбльләре, «Мотыльки» дуэты чыгыш ясады.

Һәрвакыт әзер!
Һәрвакыт әзер!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: