Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Музейлар төне: квестлар, сәяхәтләр, осталык класслары

21 майда поселокның Тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Музейлар төне» акциясе узды.

Музейлар төне: квестлар, сәяхәтләр, осталык класслары
Музейлар төне: квестлар, сәяхәтләр, осталык класслары

21 майда поселокның Тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Музейлар төне» акциясе узды.

Халыкка биредә оештырылган осталык класслары да, фотосессияләр һәм күргәзмәләр дә ошады. Гимназия укучылары Кирилл Миронов, Розалия һәм Радик Мөэминовлар үзләренең тәэссоратлары турында сөйләделәр.

– Конфетлардан лалә чәчәкләре ясарга өйрәндем. Күп итеп эшләсәң, чәчәк бәйләме кебек була, әниләргә, дусларга гадәти булмаган бүләк ясарга мөмкин, – дип соклануын белдерде Розалия Мөэминова.

– Ә безгә поездда сәяхәт бик ошады, анда җырлар җырладык, сугыш турында хикәяләр тыңладык, аннары милли киемдә һәм хәрби форма киеп блиндажда фотога төштек, – дип берсен-берсе  уздырып сөйләделәр балалар.

Социаль челтәрләрдә дә музей коллективына кызыклы форматта эшләүләре өчен рәхмәт сүзләре әйтүчеләр булды.

– Быел музейга килүчеләргә төрле сораулар һәм биремнәр белән квестлар, яңа күргәзмәләр, осталык класслары тәкъдим ителде, – диде Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Дарья Зарипова. – Квест төрле станцияләрдә туктаган, импровизацияләнгән поездда хәрәкәт итү рәвешендә узды, миллионлаган ватандашларыбыз  турында мәңгелек хәтер һәм хәсрәт символы буларак шәмнәр кабызу белән тәмамланды.

Кичәгә килгән кунаклар өчен бәйрәм концерты булды. Район Мәдәният сарае хезмәткәрләренең, балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче Диана Зәйнуллина белән Богдан Павловның чыгышы, «Аленушка» балалар бакчасында тәр-бияләнүчеләрнең «Торналар биюе» һәркемнең күңеленә хуш килде.

Кызыксынучылар  өчен Резеда Нуриева гофр кәгазь белән «Кәнфитләрдән чәчәк» һәм Альбина Кислер «Тынычлык күгәрчене» дигән осталык класслары оештырдылар.

Бәйгеләрдә һәм викториналарда җиңүче балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Музейлар төне: квестлар, сәяхәтләр, осталык класслары
Музейлар төне: квестлар, сәяхәтләр, осталык класслары
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: