Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мәшәкатьсез бакча, яки яратмаган шөгыльнең керем чыганагы булуы

Елена Корбанова белән интернет киңлекләрендә таныштык. «ВКонтакте» социаль челтәрендә аның «Огород без забот» төркеме бар. Чыннан да шулай мәшәкатьсез генә микән?!

Мәшәкатьсез бакча, яки яратмаган шөгыльнең керем чыганагы булуы
Мәшәкатьсез бакча, яки яратмаган шөгыльнең керем чыганагы булуы

– Балачакта үсемлекләргә су сибү, утау һәм бәрәңге алу иң яратмаган эшләремнең берсе булгандыр... Өстәвенә, зур бакчага суны коедан ташып сибә идек. Уфа базарларында бәрәңге һәм яшел суган, әнис сату тәҗрибәсе дә булды. Аннары ландшафт дизайнеры һөнәрен алу теләге туды, тик барып чыкмады.

Тәүдә бакча үстерү нибары бер мавыгу гына иде. Декрет ялына киткәч үсентеләр үстерә башладым. Үзебез өчен помидор, кыяр, кәбестә утырттым. Аннан соң артыгын сата башладым. Даими сатып алучыларым барлыкка килде. Илһамланып чәчәкләр үстерергә, бу тармакта да үз көчемне сынап карарга теләдем. Аннары куаклар үстереп сата башладым. Киләсе елга үсентеләр санын арттырырга өметләнәм. Нигездә күпьеллык чәчәкләргә, яшелчәләрдән кыяр, кабак, кәбестә, томат, ташкабак, борычка өстенлек бирәм. «АРТ» сәүдә үзәге янындагы базарда сатам. Хәзер бу эш минем төп керемем, дип әйтергә була. Киләчәккә гаять зур планнар корам – җылытыла торган теплицада ел әйләнәсенә кыярлар һәм яшел тәмләткеч үләннәр үстерергә телим, – дип планнары белән уртаклашты Елена.

Мәшәкатьсез бакча, яки яратмаган шөгыльнең керем чыганагы булуы
Мәшәкатьсез бакча, яки яратмаган шөгыльнең керем чыганагы булуы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: