Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Адиләнең «космоска сәяхәте»

Элина Школьная Чишмә поселогында яшәүче бар яклап та сәләтле 9 яшьлек Адилә Михайленко әти-әнисен һәм укытучыларын һәрвакыт уңышлары белән шатландырып тора.

Адиләнең «космоска сәяхәте»
Адиләнең «космоска сәяхәте»

Ул Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлегенең «IT-технологияләр» берләшмәсендә шөгыльләнә һәм 5нче мәктәпнең 3нче сыйныфында белем ала.

Шушы көннәрдә Адилә укытучысы Лиана Әюпова белән Мәскәүдән кайткан, анда ул «Космоска сәяхәт» проект эшен тәкъдим итеп «Кеше – Җир – Космос» Бөтенрәсәй уку һәм фәнни-тикшеренү проектлары олимпиадасының «Программалаштыру» номинациясендә беренче урын алган.

Бу Адилә өчен көтелмәгән хәл булган. Ул шулай ук «Яшел планета-2022» Бөтенрәсәй бәйгесенең төбәк этабында катнашып, «Экология һәм тирә-як мохитне саклау» номи-нациясендә дә өченче урын алган.

Укытучысы аның турында максатка омтылучан һәм эшкә зур җаваплылык белән караучы укучыларның берсе, дип сөйли.

Май ахырында ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларының «Мин – тикшеренүче» Бөтенрәсәй тикшеренү эшләре һәм иҗади проектлар конкурсында катнашачак.

Адилә кечкенәдән үк биергә, җырларга ярата һәм киләчәктә хәтта җырчы булырга хыяллана. Яраткан фәне – математика. Буш вакытларында рәсем төшерергә, өйдә әнисенә булышырга, чәчәкләр үстерергә ярата.

Адиләнең әнисе, Миләүшә Михайленко, кызымның һәрвакыт күпне белергә тырышуы уңышларга ирешергә ярдәм итте, дип билгеләп үтте. Ул балалар бакчасына йөргәндә үк мәктәптә уку, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашу турында хыялланган. Абыйсы Никита да төрле бәйгеләрдә җиңү яулый һәм сеңлесе өчен үрнәк булып тора.

 

Адиләнең «космоска сәяхәте»
Адиләнең «космоска сәяхәте»
Автор:
Читайте нас: