Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмәлеләр башкорт телен өйрәнә

Чишмә районында башкорт телен өйрәнү курслары булды.

Чишмәлеләр башкорт телен өйрәнә
Чишмәлеләр башкорт телен өйрәнә

Дәресләр районның биләмәара китапханәсендә оештырылды. Әлеге курслар Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2018 елның 17 августындагы «Башкортстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү» турындагы 395нче карары белән расланган дәүләт программасын тормышка ашыру максатында үткәрелә. Республиканың Мәгарифне үстерү институты доценты Әхәт Илмөхәммәтов сүзләренә караганда, курслар әле тәмамланмаган, алар дистанцион дәвам итә.

– Мин китапханәдә эшлим, безгә төрле милләт кешеләре килә. Алар белән үз телләрендә аралашырга, фикерләремне төрле телләрдә дөрес итеп аңлатырга тырышам. Бу курслар – квалификациямне күтәрүдә чираттагы баскыч, – диде ул.

Безнең сүзгә Чишмә поселогының «Родничок» балалар бакчасында эшләүче Лида Мөслимова кушылды.

– Әхәт Галимович – искиткеч педагог. Аның белән чит телне өйрәнү җиңел бирелә. Күп нәрсә укытучыга бәйле бит. Дәресләр кызыклы үтә һәм фәһемле була. Милләтем буенча мин татар. Укытучыбыз башкорт авазларының барлык артикуляцион төсмерләрен дөрес итеп аңлата. Бу телдә дөрес итеп сөйләшергә өйрәнәсем килә. Хәзер бик теләп тел өйрәнү өчен халыкара платформаны, шулай ук башкорт телендә фильмнар карыйм, – диде ул.

– Мин рус мохитендә үстем. «Әйдәгез сәй эсергә!». Менә бу сүзләрне аңлыйм, без барыбыз да чәй эчәргә яратабыз. Башкорт телен моңа кадәр бөтенләй белми идем. Үзебезнең Чишмә районында курслар башлану турында ишеткәч, башкорт авазларын дөрес әйтү серләрен аңлау өчен, мондый мөмкинлектән файдаланырга булдым, – дип елмайды Гөлнара Адриянова.

Чукраклы авылыннан Таңсылу Хәсәнова Әлбәйдә китапханәче булып эшли.

– Күрүебезчә, соңгы вакытта балалар туган телдә сөйләшүләрен оныта. Туктаусыз телефон һәм компьютер артында утыру да моңа «ярдәм итә». Аңлавын аңлыйлар, әмма башкортча иркен аралаша алмыйлар. Башкорт телен өйрәнүгә шул ук гаджеттагы кушымталар – «Әлифба»ны өйрәнүдән башлап нәфис әдәбият һәм рецептлар укуга кадәр – ярдәм итәргә мөмкин. Үзем башкорт телен камил беләм. Киләчәктә балаларда туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк белемнәрне үзләштерергә телим. Әлеге курслар бу проблеманы хәл итәргә булышыр дип өметләнәм, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты ул.

Чишмәлеләр башкорт телен өйрәнә
Чишмәлеләр башкорт телен өйрәнә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: