Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәр гаиләнең үз герое бар

Быел Чишмә районында «Үлемсез полк» йөреше традицион форматта узачак. Ул поселокта гына түгел, район авылларында да оештырыла. Караякуп мәктәбе директоры Альбина Мохкулова сүзләренә караганда, аларның авылында әлеге чара ел саен үткәрелә.

Караякуп мәктәбендә укучылар да, укытучылар да «Үлемсез полк» сафына баса
Караякуп мәктәбендә укучылар да, укытучылар да «Үлемсез полк» сафына баса

– Быел ул 7 майда узачак. Анда барыбыз да – 91 укучы һәм укытучылар катнаша, рус һәм башкорт телләрендә патриотик җырлар белән авыл урамнары буйлап үтеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган яңа һәйкәлгә кадәр барачакбыз. Митинг та шунда үтәчәк. Барлык укучыларның да Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тыл хезмәтчәннәре булган әби-бабаларының фотосурәтләре белән транспарантлары әзер.

– Мин күтәреп барачак транспарантта әнием яклап карт картәтием Әхмәтгали Мәмәтовның фотосы. Ул сержант һәм танкист булган, – ди горурлык белән Илмир Булатов.

Илебездә яшәүче һәр гаиләнең Бөек Ватан сугышы белән бәйле үз тарихы бар.

«Җиңү көне – бөтен кешелек һәм илебездә яшәүче һәркем өчен чын мәгънәсендә бөек бәйрәм. Ул истәлекле, мөһим, кайгылы һәм шатлыклы бәйрәм. Бу көнне без геройларның батырлыкларын, яу кырында һәлак булганнарны хөрмәт белән искә алабыз. Ата-бабаларыбыз – тарихка кереп калган вакыйганың чын батырлары. Бу тарих киләчәк буыннар хәтерендә калачак. Алар безнең якты киләчәгебез һәм балаларыбызның тыныч тормышы өчен авыр көрәш алып барганнар. Шуңа күрә илебез, димәк, без барыбыз да батыр яугирләребезгә рәхмәтле булырга, хөрмәт күрсәтергә тиешбез... Һәр гаиләнең үз герое бар, алар аның белән горурлана, аны онытмый һәм аның турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшыра. Безнең гаиләбез герое – Собханкулов Шакир Әхмәтҗан улы, ул әтием Рифкать Шакир улының әтисе, минем картәтием.

Шакир Әхмәтҗан улы 1903 елда Башкорт АССРның Чишмә районы Чишмә авылында туа. 1942 елда Чишмә хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафларына алына. Аларның эшелоны Чишмә станциясендә, элеватор тирәсендә тора. Шул ук елның көзендә фронтка җибәрәләр. Әтигә ул вакытта ун гына яшь була, ул аны ничек сугышка озатулары, сеңлесе Руфаның, кулына кечкенә энеләре Рамилне күтәргән әниләре Вазыйга Сабир кызының перронда басып озатып калуын күз яшьләре белән искә ала. Балалар елашалар, әтиләре товар вагонына таянып, пилоткасын тоткан килеш кул болгап китеп бара. Бу соңгы күрешү була, аңа исән-сау кайтырга насыйп булмый. Ул 1945 елның 7 мартында Лаубан шәһәре янында Одер елгасын кичкәндә хәбәрсез югала.

Картәти 214нче укчылар дивизиясенең 788нче укчылар полкы составында сугышта катнаша. Ефрейтор һәм сугыш кырында икмәк пешерүче Шакир Собханкулов «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Без аны хөрмәтләп искә ала-быз һәм горурланабыз!» – дип хәбәр иткән редак-циягә язган хатында Наилә Собханкулова-Мавлонбәкова.

Бәрсүәнбаш авылыннан Тәнзилә Садыйкова гаиләсендә дә озак еллар хәбәрсез югалган дип саналган Әнвәр Гыйзетдин улы Әхмәтҗановны герой дип саныйлар. Ул 1924 елда Каранъелга авылында туган. Сугышка кадәр «Кызыл Урал» колхозында эшләгән. 1943 елда фронтка киткән, элемтәче булып хезмәт иткән. Аны чик буйларын япон милитаристларыннан саклау өчен Приморье краена җибәргәннәр. Әнвәр Гыйзетдин улы 1945 елның 10 августында каты сугыш барганда авыр яраланган. Әти-әнисе улларының хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь алган.

Ә 2010 елда Чишмә районының ветераннар советы Әнвәр Әхмәтҗановның туганнарына аның кабере табылуын хәбәр итә. Приморье краеннан ветераннар советына хат килә, анда Пограничный шәһәрендә яшәүче Виктор Бушуевның сунарга чыккач ике дистәгә якын солдат каберен табуы турында язылган була. Хәрби билет кисәкләре табыла, тутыгып беткән табличкада берничә сугышчының исемнәре, берсендә «БАССР Чишминский РВК Сайрановский сельсовет Ахметзянов Анвар» дип язылган була. Пограничный шәһәренең 1нче мәктәбе укучылары солдатлар каберлеген карап тора.

Тәнзилә Әнвәр кызының сүзләренә караганда, кызганычка каршы, гаиләдә транспарантка кую өчен аның фоторәсеме юк, бердәнбер фотосы югалган.

Исегезгә төшерәбез, «Үлемсез полк» йөреше республикада 2014 елдан бирле үткәрелә. Соңгы ике елда пандемия таралу сәбәпле акция онлайн форматта узды. Бу акцияне 2011 елда Томск журналистлары Сергей Лапенков, Сергей Колотовкин һәм Игорь Дмитриев уйлап тапкан. Хәер, моңа кадәр дә кешеләр Җиңү көненә кадәр яши алмаган якыннарының портретларын митингка алып чыгалар иде.

«Үлемсез полк» сафына Бөек Ватан сугышында катнашучыларның балалары, оныклары һәм туруннары басачак.

 

 

Безнең белешмә

Быел да «Үлемсез полк» сафларында тәү тапкыр катнашырга теләүчеләр якыннарының портретын ике ысул белән ясый ала – реклама агентлыкларында һәм фотолабораторияләрдә яки үз куллары белән. Беренче ысул өчен геройның рәсемен фотосалонга китерергә кирәк, алар аны сканер аша чыгарып, махсус полиуретан пленкада яки пластикта бастырып һәм транспарантка беркетеп бирәчәкләр. Бөтен эшкә бер сәгать чамасы вакыт кирәк.

Ә үз кулларың белән ясау өчен теләсә кайсы хуҗалык кибетенә барып, гадәти пластик фоторамка һәм агач таякчык сатып алу да җитә.

Транспарантның нигезен ДВП, фанера, пластик яки кул астындагы башка материалдан да ясарга була. Таякны да кул астындагы теләсә кайсы материалдан эшләргә мөмкин. Сугышта катнашучының портретын принтерда бастырып чыгарырга да була. Портрет булмаса, плакатта  фронтовикның исеме-фамилиясе белән «Үлемсез полк» акциясе эмблемасын да урнаштырырга мөмкин.

 

Һәр гаиләнең үз герое бар
Һәр гаиләнең үз герое бар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: